Меһер Баба (деванагари: मेहेर बाबा; туганда исеме — Мерван Шериар Ирани; — 1954 елда үзен “гасыр аватары” дип игълан иткән Һиндстан мистигы һәм рухи остаз һәм язучы.
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык | Британия Һиндстаны Һиндстан |
Туу датасы | 25 февраль 1894 |
Туу урыны | Пуна[d], Бомбейское президентство[d], Британия Һиндстаны, Британия империясе |
Үлем датасы | 31 гыйнвар 1969 (74 яшь) |
Үлем урыны | Мехеразад[d], Ахмеднагар[d], дивизион Пуна[d], Маһараштра, Һиндстан |
Язма әсәрләр теле | инглиз теле |
Һөнәр төре | илаһиятче |
Эшчәнлек өлкәсе | фәлсәфә |
Әлма-матер | Деканский колледж[d] һәм St. Vincent's High School[d] |
Яшәү рәвеше | мистицизм[d] |
Меһер Баба Викиҗыентыкта |
Парслар (Иран килеп чыгышлы Һинд атәшпәрәстләр) гаиләсендә туган. Балачагында рухи фәннәргә зур кызыксыну күрсәтмәгән. Әмма 19 яшендә аның мөселман изге хатын-кызы Хазрат Бабаджан белән кыска очрашуы булган, ул аның рухи яңарышының сәбәбе булган. Берничә ай дәвамында ул “Рухи Остазлар” дип атаган Бабаджанны да кертеп тагын дүрт рухи шәхес белән контактка кергән. Җәмәгать эшчәнлегенә кадәр, ул биш рухи остазның берсе – Упасни Махарадж белән җиде ел рухи өйрәнгән. «Мәрхәмәтле Ата» мәгънәсендә Меһер Баба исеме аңа беренче тарафдарлары тарафыннан бирелгән булган. 1925 елның 10 июленнән башлап Меһер Баба тормышының 44 яше дәвамында дәшмичә торган һәм әлифба тактасы һәм уникаль кул ишарәләре ярдәмендә әңгәмә корган. Ул күп вакыт өйрәнчекләре белән озак ялгызлыкта уздырган, еш ашаудан тыелып. Ялгызлыклары арасында Меһер Баба сәяхәт иткән, җәмәгать җыелышлары уздырган, иганә белән мәшгуль булган, шул исәптән махау авырулар, фәкыйрьләр һәм акыл ягыннан артта калган кешеләр белән эшләгән. 1931 елда ул үзе тирәли күп тарафдар җыеп берничә мәртәбә Көнбатышка зиярәт кылган. Кырыгынчы еллар дәвамында ул “рухи әйдәп баручы җаннар” дип атаган серле тип кешеләр белән эшләгән. 1949 елдан башлап ул берничә “сайлап алган” өйрәнчеге белән Һиндстан тирәли «инкогнито» сәяхәт иткән һәм тормышының бу чорын «Яңа Тормыш» дип атаган. 1954 елның 10 февралендә Меһер Баба үзен аватар, кеше формасында Илаһ чагылышы дип игълан иткән. АКШ-ында 1952 елда һәм Һиндстанда 1956 елда автомобиль казалары нәтиҗәсендә газапланулардан соң аның хәрәкәтләнергә сәләте шактый кимегән. 1956 елда ул көнбатыш тарафдарларын Һиндстанга “көнбатыш-көнчыгыш җыелышы” дип аталган «массакүләм даршан»га чакырган. ЛСД һәм башка көчле йогынтылы наркотиклар артучы кулланылышы белән борчылып , 1966 елда Меһер Баба алар белән начар кулланыш чын файда китерми дип тирәли тарафдарларын җыйган. Сәламәтлеге начараюына карамастан, ул 1969 елга кадәр ашаудан тыелуны, ялгызлыкны һәм медитацияне керткән “бөтендөнья эше”н дәвам иткән. Меһерабадта аның самадхисы (төрбәсе) халыкара дини сәфәр кылу урыны булган. Бабаның тарафдары булган The Who төркеменнән Пит Таунсенд аңа Tommy (1969) рок-операсын багышлаган, ә аның мәшһүр (Don't Worry, Be Happy) “Борчылма, бәхетле бул” әйтеме эзотерик уен карталары һәм постерларында һәм шулай ук Бобби Макферринның (1988 ел) шул ук исемле җыр белән популярлаштырылган булган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Меһер Баба, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.