Мария Антон кызы Марцун ( укр. Марія Антонівна Марцун, рус. Мария Антоновна Марцун, 1894 — 1970) — күмәк хуҗалык җитештерүе новаторы, Украина ССР-ның Житомир өлкәсе Дзержинский (Романов) районының «Украина» күмәк хуҗалыгында звено башлыгы.
Мария Марцун | |
---|---|
Туган | 25 март (6 апрель) 1894 Булдычев[d], Миропольская волость[d], Новоград-Волынский уезд[d], Волын губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 20 июль 1970 (76 яшь) Булдычев[d], Романовский район[d], Житомир өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия империясе |
Һөнәре | колхозник |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое (1953, 1958).
Мария Антон кызы Марцун 1894 елның 6 апрелендә (иске ысул буенча 25 мартта) Булычев авылында (хәзер Житомир өлкәсе Романов районы) туган.
1934 елдан 1959 елга кадәр Житомир өлкәсе Дзержинский районының «Украина» күмәк хуҗалыгында звено башлыгы булып эшли. Шикәр чөгендереннән югары уңыш алу белән билгеле. 1941 елга кадәр Мария Марцун звеносында уртача уңыш (1 гектардан): чөгендер — 500 центнерга кадәр, тары — 48 центнер, арпа — 33 центнер, бәрәңге — 300 центнер тәшкил итә.
1960 елдан лаеклы ялда.
1949 елдан КПСС әгъзасы. Украина Коммунистлар партиясенең XVII—XIX съездлары делегаты.
1970 елның 20 июлендә вафат була, туган авылында җирләнә.
«М. А. Марцун исемендәге игенчеләр династиясе музее» бар. 1979 елда ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Мария Марцун һәм аның дәвамчыларын мәңгеләштерү өчен төзелгән. Музей авыл уртасындагы клуб янында урнашкан. Аңа «халык музее» исеме бирелгән. Музейда 4 экспозиция урнаштырылган, анда 130 га якын экспонат исәпләнә.
Туган җирендә аның бронза бюсты куела.
Улы — Социалистик Хезмәт Каһарманы Дмитрий Дорофей улы Марцун.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Мария Марцун, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.