Кадрия Нурмәмбәт

Кадрия Нурмәмбәт, Кадрия Әхмәт кызы Нурмәмбәт (рум.

Румыниянең татар хатын-кызларыннан беренче хокук белгече (юрист).

Кадрия Нурмәмбәт
Тугандагы исеме

Qadriye Nurmambet

Тулы исеме

Кадрия Әхмәт кызы Нурмәмбәт

Туу көне

21 август 1933(1933-08-21)

Туу урыны

Румыния, Көньяк Добруҗа, Пазарчык

Үлү көне

31 гыйнвар 2023(2023-01-31) (89 яшь)

Үлү урыны

Румыния, Бухарест

Эшчәнлек еллары

1950—2023

Дәүләт

РумынияКадрия Нурмәмбәт Румыния

Һөнәрләр

юрист, җырчы, этнограф

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

эстрада, фольклор

Псевдонимнар

«Румыния былбылы» ()

Лейбллар

Electrecord

Кадрия Нурмәмбәт Тышкы рәсемнәр
Кадрия Нурмәмбәт CD альбомы.2009.

Тәрҗемәи хәле

1933 елның 21 августында Румыния кыйраллыгының Көньяк Добруҗа төбәге Пазарчык (хәзерге Болгариянең Добрич өлкәсе үзәге Добрич) шәһәрендә туган. Әтисе Әхмәт Нурмәмбәт(ингл.) (18931953) анда тупчы офицер булып хезмәт итә. Әнисе Пакизә Нурмәмбәт. Ир туганы Чыңгыз. Икенче бөтендөнья сугышы башында, 1940 елда Румыния Көньяк Добруҗа төбәген Болгариягә тапшыргач, гаилә Төньяк Добруҗа төбәгенә, әтисе гарнизон командиры итеп билгеләнгән Мәҗидия шәһәренә күченә.

Кадрия Нурмәмбәт «юрист» белгечлеге буенча Бухарест университетының хокук факультетын тәмамлаган (1957). Румыниянең татар хатын-кызларыннан беренче хокук белгече (юрист) була. Күстәнҗәнең адвокатлар коллегиясендә хезмәт куя. Адвокатлык эше белән беррәттән, сәхнәләрдә татар һәм төрек җырлары белән чыгыш ясый, татарларның үзләренә, шулай ук бөтен Румыния халкына Румыния татарлары теленең, мәдәниятенең гүзәллеген таныта.

Иҗаты

Балачагыннан әнисеннән өйрәнгән халык җырларын яратып башкара, Румыниянең татар фольклор төркемнәрендә катнашып килә. 1950 елда Бухарестның иң билгеле концерт залларының берсе булган Атенеумда(ингл.) чыгыш ясый. 1954 елда Бухарест милли музыка университеты профессоры Тибериу Александру хәерхаһлыгы белән тавышы радиода яңгырый башлый. Радиодан беренче башкарган җырлары — «Tan Yıldızı Parılday» һәм «Tayım atka denişmem».

1960 елда татар, төрек җырларыннан торган беренче пластинкасы чыга. 1989 елга кадәр 6 пластинкасы — 1963, 1974, 1980, 1982 һәм 1989 елларда дөнья күрә. 1989 елдан соң җырларын кассетага яздыра башлый. 2009 елда эчендә 24 татар һәм төрек җыры тупланган «Традицион татар һәм төрек халык җырлары» (рум. Melodii populare tătăreşti şi turceşti) CD альбомы чыгара . Ул Күстәнҗә китапханәсендә халыкка тәкъдим ителә.

Халык җырларын барлау белән мавыга. Добруҗа авыллары буенча йөреп, сакланып калган кырым-татар, нугай, төрек мәдәниятенә караган җырларны эзләп таба. 1957 елда Бухарест этнография һәм фольклор институты архивы өчен 90 татар һәм төрек җырын яздыра. Гомер буе Румыния татарлары фольклорын саклау өчен тырыша, үзенең шәкертләренә өйрәтә.

Кызы Мәләк (Melek Hanım) — опера җырчысы, Күстәнҗә дәүләт опера театрында хезмәт итә.

Вафаты

2023 елның 31 гыйнварында Бухарестта вафат. Констанцаның үзәк зиратында җомга көнне (3.02.2023) җирләнә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Tags:

Кадрия Нурмәмбәт Тәрҗемәи хәлеКадрия Нурмәмбәт ИҗатыКадрия Нурмәмбәт ВафатыКадрия Нурмәмбәт ИскәрмәләрКадрия Нурмәмбәт СылтамаларКадрия Нурмәмбәт1933 ел2023 ел21 август31 гыйнварБухарестКырым татарларыКырымтатар телеРумын телеРумынияРумыния татарларыФольклорҖырчы

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Беренче театр (спектакль)Гарифҗан Мөхәммәтшин1989 елОльга КашевароваXalıqara ğälämi stantsiäNetflixГенри Форд2004 елКлассик механикаВладимир ПутинМузыкаИл-76ТренчинТелевидениеАКШ Кораллы көчләреАйдар МусакаевСтоматологияXXVII гасыр (б. э. к.)ПеруКазанMilan futbol taqımı2 декабрьОскар премиясеӨченче рейхИмам әл-ГазалиТаркуйнияЗлинКама Тамагы районыФлера ТархановаЙорт тавыгыВинарис ИльегетЦуямаТаһир ШәмсуаровФәрит СәйфелмөлековКазан ханлыгыKilian MbappeАлтын УрдаПлевнонТөркияАйдар ТимербаевTatar isemnäre1771 елҺейвалыБулат Мусин (1994)ВикипедияОхшашлыкНефтьШартнамәИскәндәр ХәйруллинЯңа Орлеан«Идел» журналыГрадец-КраловеЗур пандаИтажаиДжекмен (Мэн)Альбалат-де-ла-РибераКөньяк АмерикаCreative Commons litsenziäläreМөселманнарТөньяк МакедонияЙолдыз сугышларыLorentso OrsettiКукурузЭчкенЛаппаноСатурн (планета)ЛазерБот арасыВиллафранка-ин-Луниджана700 ел (б. э. к.)Варшава килешүе14 сентябрь🡆 More