Лукомский Илья Генрихович (1893— 1958) — ССРБ галиме һәм педагогы, хирург һәм стоматолог, медицина фәннәре докторы (1935), профессор (1927).
РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе (1947).
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык | Россия империясе СССР |
Туу датасы | 14 июнь 1893 |
Туу урыны | Варшау, Россия империясе |
Үлем датасы | 16 декабрь 1958 (65 яшь) |
Үлем урыны | Мәскәү, СССР |
Һөнәр төре | стоматолог, dental person |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт университеты |
Гыйльми дәрәҗә | профессор |
Академик дәрәҗә | медицина фәннәре докторы[d] |
Бүләкләр |
Илья Генрихович Лукомский 1893 елның 14 июнендә Варшавада туган.
1914 елда Рус император армиясе сафына чакырыла, Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. 1917 елдан 1922 елга кадәр Мәскәү дәүләт университетының медицина факультетында укый, билгеле хирург П.А.Герценның укучысы.
1922 елдан алып 1930 елга кадәр Мәскәү дәүләт университетының медицина факультетында фәнни-педагогик эш белән шөгыльләнә, пропедевтик хирургия кафедрасы ординаторы һәм ассистенты, ә 1926 елдан 1930 елга кадәр — одонтология клиникасы белән яңак һәм авыз куышлыгы хирургиясе кафедрасының мөдире һәм профессоры.
Мәскәү университетында педагогик эшчәнлек белән бер үк вакытта, 1952 елдан 1926 елга кадәр Беренче Мәскәү дәүләт медицина институты стоматология кафедрасы профессоры һәм мөдире сыйфатында эшли.
И.Г. Лукомский төп гыйльми-педагогик эшчәнлеге хирургия һәм стоматология, шул исәптән яңак-йөз өлкәсе җәрәхәтләре, туберкулезы һәм авыз куышлыгының лайлалы тышчасы һәм авыз куышлыгы сепсисы авырулары мәсьәләләре белән бәйле. И.Г. Лукомский җитәкчелеге астында гомуми һәм урында фторлы натрий куллану юлы белән теш кариесын искәртү ысулы эшләнә. И. Г. Лукомский ССРБ Сәламәтлек саклау министрлыгының Техник совет әгъзасы булып тора., 1924 елдан — Идарә әгъзасы, ә 1939 елдан — Мәскәү стоматология җәмгыяте җитәкчесе. Ул шулай ук Париж теш табиплары җәмгыйәтенең мактаулы әгъзасы булып тора (Франция) һәм халыкара теш табиплары академиясе әгъзасы була (АКШ).
1935 елда медицина фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый, 1927 елда аңа гыйльми профессор исеме бирелә. И. Г. Лукомский җитәкчелеге астында йөз дә җитмеш өч тикшеренү, шул исәптән алты монография һәм ике дәреслек языла. Аның җитәкчелегендә өч докторлык һәм егерме ике кандидатлык диссертация әзерләнә. 1940 елдан И.Г.Лукомский «Стоматология» фәнни-медицина журналының җаваплы мөхәррире була. Ул Зур медицина энциклопедиясенең беренче һәм икенче басмасының «Стоматология» мөхәрририяте бүлегендә мөхәррир була.
И.Г. Лукомский 1958 елның 16 декабрендә Мәскәүдә вафат була.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Илья Лукомский, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.