Илдар Шәфкать улы Халиков (1967 елның 21 ноябрендә туган) — Татарстанның дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе.
2010 елның 22 апреленнән башлап 2017 елның 3 апреленә кадәр Татарстан премьер-министры вазифаларын башкарды.
Илдар Халиков | |
---|---|
Татэнерго АҖ директорлар шурасы рәисе | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2017 елның 4 апреле | |
Татарстан премьер-министры | |
Вазыйфада 2010 елның 22 апреле – 2017 елның 3 апреле | |
Аңа кадәр | Рөстәм Миңнеханов |
Дәвамчысы | Алексей Песошин |
Яр Чаллы шәһәре мэры | |
Вазыйфада 2003 елның августы – 2010 елның 22 апреле | |
Дәвамчысы | Васил Шәйхразыев |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 21 ноябрь 1967 (56 яшь) Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе , РСФСР, ТАССР, Әгерҗе |
Сәяси фирка | Бердәм Россия |
Белем | Казан дәүләт университеты |
Илдар Халиков укытучылар гаиләсендә туып үсә. Әтисе Шәфкать Рафикъ улы гомере буе мәгариф өлкәсендә эшләп, Татарстан республикасы атказанган укытучысы исеменә лаек була. Ә әнисе Лүзия Газиз кызы Әгерҗе шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли. Татарстан Республикасы Президенты мактаулы грамоталары белән бүләкләнгән.
1985 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң Илдар Халиков армия сафларына хезмәт итәргә алына. 1987 елда Казан Дәүләт Университетында укый башлый.
1993 — 1995 елларда Илдар Шәфкать улы алдынгы специалист буларак "Челны-банк" банкында озын яки кыска вакытка кредитлар бирү, депозитлар һәм кыйммәтле кәгазьләр бүлегенең вакытлыча идарәчесе вазифаларын башкара.
1995 — 1996 елларда - "КАМАЗ" ААҖендә Хокук идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшли.
1996 — 2003 елларда - финанслар буенча директор, икътисад һәм финанслар һәм "КАМАЗ"ның корпоратив стратегиясе буенча генераль директор урынбасары була.
2003 елның 14 августыннан 2005 елга кадәр Чаллы шәһәренең администрациясен җитәкли.
2006 елның 1 гыйнварында - Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге җитәкчесе, шәһәр мэры.
2010 елның 22 апреленнән - Татарстан Республикасы премьер-министры. 2017 елның 3 апрелендә үз теләге белән вазыйфасыннан киткән; шул ук елның 4 апреленнән "Татэнерго" ширкәте җитәкчесе итеп билгеләнгән.
Илдар Халиков өйләнгән. Тормыш иптәше Гүзәл Илмир кызы Халикова белән балалары Тимурны (1998 елгы), Камиләне (2002 елгы) һәм Әминәне (2010 елгы) тәрбияләп үстерәләр.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Илдар Халиков, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.