Иван Иванович Казанков (1942 елның 1 апреле, Сиктерме, Әлки районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия сәясәт эшлеклесе, җитештерүне оештыручы.
Иван Казанков | |
---|---|
Туган | 28 март 1942 (82 яшь) Хузангай, Старохурадинское сельское поселение[d], Әлки районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | Казан ветеринария институты |
Һөнәре | сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты |
Сәяси фирка | Русия Федерациясе коммунистик фиркасе |
Өченче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты (1999—2003).
Иван Казанков 1942 елның 1 апрелендә Татарстан АССРның Әлки районы Сиктерме авылында чуаш гаиләсендә туган. 1965 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый.
Татарстанда һәм Чуашстанда зоотехник булып эшләгән. 1972 елдан Мари Элда. Юрино районының «Ветлужский» совхозында зоотехник булып эшләгән. 1974—1979 елларда Бәрәңге районының «Елеевский» совхозы директоры булып эшли. 1979—1999 елларда «Звениговский» совхозы директоры, 2003 елдан — АХК рәисе, 2007 елдан — «Звениговский» АХК директоры.
Мари Эл Республикасы Дәүләт Советы депутаты (1996—2000, 2004 елдан). 1999—2003 елларда — Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты. 19 нчы Мари бермандатлы сайлау округыннан (Мари Эл Республикасы) сайланган.
2000 елдан КПРФның Мари республика комитеты беренче секретаре.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Иван Казанков, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.