Җырчы Ивана

Ваня Тодорова Калудова (болг.

Ваня Тодрова Калудова) Ивана буларак билгеле (болг. Ивана); 31 гыйнвар 1969, Айтос, Бургас өлкәсе, Болгария — болгар поп-фолк җырчысы һәм примадоннасы.

Сурәт
Имза
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык Җырчы Ивана Болгария
Тугандагы исем болг. Ваня Тодорова Калудова
Тәхәллүс Ивана һәм Ivana
Туу датасы 31 гыйнвар 1969(1969-01-31) (55 яшь)
Туу урыны Айтос[d], Бургасская область[d], Болгария
Һөнәр төре җырчы, музыкачы, студийный музыкант
Активлык чорнының башы 1999
Җырчы тавышы меццо-сопрано[d]
Музыкаль инструмент гитара[d] һәм тавыш[d]
Тавышъязманамә Ivana discography[d]
Жанр чалга[d] һәм болгарская народная музыка[d]
Тавыш яздыру лейблы Пайнер[d]
Җырчы Ивана Ивана Викиҗыентыкта

Биографиясе

Ивана 1969 елның 31 гыйнварында Айтос шәһәрендә музыкантлар гаиләсендә туган. Гаиләдә бердәнбер бала булган. Атасы аккордеончы була. Репертуарында беренче җыры Имала майка едно ми чедо. Атасы үзенең группасы белән Кара диңгез ярында эшли . Ивана Свиштов шәһәрендә иктисадчы һөнәре белән Стопан академиясен тәмамлый.

1999-2001 елларда: карьерасының башы

Җырчының талантын тавыш язу компаниясе менеджеры Пайнер Митко Димитров күреп кала һәм бу компания белән контрактка кул куярга тәкъдим итә. Беренче җыр булып Идол тора, икенче җыры Коста Марков белән дуэт була. Өченче җыры 100 патрона (болг. 100 пуль) җырчының визит карточкасы булып китә, ә аннары бу җыр хөрмәтенә дебют альбомын чыгара.

2005-2008 ел: уңышлар һәм Индира Радич белән тур

2005 елның язында Ивана ике видеоклип чыгара: Не е ваша работа (рус.Это не ваша работа) һәм Ах, тези пари (рус.О, деньги). Шул ук елның җәендә Ивана Пайнер компаниясе турнесына керә. Шул ук елда Ивана серб җырчысы Индира Радич белән биш болгар каласына гастрольгә чыга, ә декабрдә үзенең алтынчы Доза любов (рус. Доза любви) альбомын чыгара. 2008 елның 30 апрелендә Ивана Пловдив шәһәрендә ялгыз концертын бирә, ә көзен чит ил туры чикләрендә АКШка бара, анда Ивана болгар диаспорасы өчен АКШның бөтен калаларында да чыгыш ясый.

2011 — хәзерге вакыт: Болгария тавышы, халык альбомы

2011 елның җәендә Ивана Болгария тавышы программасында остаз була, тик аның тәрбияләнүчесе Роксана беренче мизгелдә өченче урынны ала, һәм шуннан соң Ивана остаз буларак катнашудан баш тарта. Ивана шул ук елның көзендә, Пайнер компаниясенең башка башкаручыларыннан аермалы буларак, милли тур оештыра, ул 15 сентябрьдә башлана, һәм Болгарияның бөтен калалары буйлап концертлар бирә. Ивана 2015 елда унынчы Не давам да се даваме (рус. Я не забочусь, что дано) альбомын чыгара, альбомда 13 җыр һәм халык музыкасы стилендә 4 инструменталь версия бар.

Ивана хәзер унберенче альбомын яздыра.

Шәхси тормышы

Кызы Теодора (1993 елда туган)

Дискографиясе

Студия альбомнары

  1. 2000 — 100 патрона / 100 пуль
  2. 2001 — Ивана live
  3. 2003 — Мирише на любов / Пахнет любовью
  4. 2003 — Без граници / Без границ
  5. 2004 — Няма спиране / Без остановки
  6. 2005 — Доза любов / Доза любви
  7. 2006 — Празник всеки ден / Праздник каждый день
  8. 2008 — Блясък в очите / Блеск в глазах
  9. 2012 — Обяснения не давам / Я не даю объяснений
  10. 2015 — Не давам да се даваме / Я не забочусь, что дано

Җыентыклары

  1. 2006 — Single & Best Collection / Иң яхшы җырлар тупланмасы
  2. 2007 — Hit Collection — mp3 / Җырлар тупланмасы
  3. 2010 — 10 годин любов ... и пак любов / 10 ел күңел ... һәм күңел белән
  4. 2012 — Здание хитов на Ивана / Ивананың алтын хитлары

Искәрмәләр

Tags:

Җырчы Ивана БиографиясеҖырчы Ивана Шәхси тормышыҖырчы Ивана ДискографиясеҖырчы Ивана ИскәрмәләрҖырчы Ивана1969 ел31 гыйнварБолгария

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Габдулла (исем)Boeing 737Равил ШәрәфиевОрганизмКарабүрекХалыкара рус СоветыҖир көнеМуса БигиевРөстәм Вәлиев (1961)ПансексуальлекПортугал теле«Казан» милли-мәдәни үзәгеТапшырылмаган хатлар (мәгънәләр)23 июньЧуенчы-ЧупанСынык сызыкКазан-Бөгелмә тимер юлыХатыйп Миңнекәев2006 елТуган тел (шигырь)Малагаси телеРәсим БаксиковӘнгам Атнабаев1552 елЭлектр каршылыгыЛихтенштейнЧулпан ЗарифПәнҗешәмбеТатар җырыКайбыч районыШартнамәБал кортыАлюминийМарсель ГалиевРәвеш (сүз төркеме)1738 елАфразия2024 елӘфләтүн2013 елБорынгы грек телеФатих ӘмирханТаллыболак (станция)Беларусь президентын сайлаулар (2020)Yonten GialtsoҺетеросексуальлекЗилаер районы татар авыллары1529 елБашкорт телеРкаил ЗәйдуллаФранцуз телеMacOSИделTatar teleШвейцарияШәехзадә Бабич1897 елКыйтгалардан килә татар сүзе (китап)OВертуӘманәтМатарам (шәһәр)🡆 More