Закир Һади: татар язучысы

Закир Һади – XlX гасыр ахыры — XX гасыр башы татар язучысы.

Закир һади
Закир Һади: татар язучысы
Туган 15 март 1863(1863-03-15)
Уфа губернасы, Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Шаран районы), Ярәмкә авылы
Үлгән 1933(1933)
Касыйм өязе, Бием сала
Милләт татар
Һөнәре язучы

Тормыш юлы

Закир Һади 1863 елның 15 мартында Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Шаран районы) Ярәмкә авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.

Башлангыч белемне атасыннан ала. 1875 елда Закирны Тымытык мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. 1885 елда З.Һади Түбән Новгород шәһәренә китә. Шуннан Касыйм шәһәрендәге яңачарак укыта торган мәдрәсәгә керә. Касыймнан 5-6 чакрым ары Татар бае дип исемләнгән авылда яңача укыта торган мөгаллимнәр хәзерләүче курслар ачыла. З.Һади, мәдрәсәне ташлап, шул курска керә. Курсны тәмамлагач, Мулта авылына барып, укытучы булып эшкә урнаша.

Авылда укытучылык эше алып бару белән бергә, үз белемен арттыру өстендә дә эшли. Шушы ук вакытларда ул иҗат эшенә дә керешә. Аның беренче хикәясе "Бәхетле кыз", 1903 елда язылып, 1904 елда Ырынбурда басылып чыга. 1908 елны З.Һади беркадәр вакыт Казанда торып китә.

1914-1918 еллар арасында Харкауда тора һәм анда балалар укыта. Аннары Ярәмкәгә кайта. 1919-1920 елларда Шаран районы Бурсык авылында укытучы булып эшли. 1921-1922 еллардан соң яңадан Касыйм ягына китә һәм Бимсала авылына килеп урнаша. Анда да укытучылык эшен дәвам иттерә. Закир Һади 1933 елда үлә, Бимсалада җирләнә.

Иҗаты

1903 елда беренче хикәясе – "Бәхетле кыз"ны иҗат итә. Аның «Бәхетсез кыз», «Официант», «Хәер дога», «Мәгъсүм» кебек әсәрләре дә шул чорда иҗат ителә. 1908 елда «Яңа әсхабе кәһәф» һәм «Җиһанша хәзрәт» повестьларын бастырып чыгара. Габдулла Тукай белән Фатих Әмирхан аның иҗатын югары бәялиләр.

Чыганаклар

Tags:

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Александр БеннигсенКазан ханнары исемлеге1605 елГрейсон (округ, Техас)Волгоград өлкәсе1995 елӘбри ХәбриевМисырМөхәммәт пәйгамбәр24 ноябрьРеинкарнацияВан-Алстин (Техас)Eva ElfieАннаполис (Мэриленд)CEACAM5Холмат ОдиловАбехуэлаМихаил ГорбачёвВладимир ВысоцкийDGKQ1710 елКәлимулла ЯкуповБакстер (округ, Арканзас)Балтимор (округ, Мэриленд)Риҗел КентаврДикинсон (округ, Айова)ИсраилНурания ҖамалиТөньяк АмерикаӘнтони Җеймс ЛеггеттНевада (округ, Арканзас)Җәк КилбиПротестантлыкКрасноярск краеThe DoorsЯңа Зеландия9 июньГүзәлия СафинаБрандиццоОренбург өлкәсеМаһариши Маһеш ЙогиСтародубЧилиDmitriy Tsvetkov (1890)СиднейРоссия империясеЧестер Әлан Артур1693 елКояшТринидад һәм Тобаго1838 елЮрий ЛюбимовСоветлар Берлеге коммунистик фиркасеСтокһольм метрополитеныWikiҖәйге Олимпия уеннары 2020Нина ПоповаФиладельфияИлеш районыДостало, не хочу!!!Николаевка районы (Сембер өлкәсе)Barbarossa operatsiäseВашингтонБерләшкән Гарәп Әмирлекләре1939 елҺэлли БерриSLC41A1Ренсселер (округ, Нью-Йорк)3 августИшәй (Сембер өлкәсе)ФеррараАллаһның 99 исемеРоссия ФедерациясеПрагаТөньяк Ютландия🡆 More