Дорин Речан, Дорин Павлович Речан (рум.
2023 елның 16 февраленнән Молдова премьер-министры.
Дорин Речан | |
---|---|
Молдова премьер-министры | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2023 елның 16 феврале | |
Президент | Майя Санду |
Аңа кадәр | Наталья Гаврилица |
Молдова Югары куркынычсызлык советы секретаре | |
Вазыйфада 2022 ел – 2023 ел | |
Президент | Майя Санду |
Аңа кадәр | Анна Ревенко |
Молдова эчке эшләр министры | |
Вазыйфада 2012 ел – 2015 ел | |
Президент | Николае Тимофти |
Аңа кадәр | Алексей Ройбу |
Дәвамчысы | Олег Балан |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 17 март 1974 (50 яшь) СССР, Молдавия ССР, Дондюшаны |
Сәяси фирка | фиркасез |
Белем | Молдова икътисад белеме академиясе; Ньюпорт халыкара университеты |
1974 елның 17 мартында Молдавия ССР Дондюшен районы үзәге Дондюшаны шәһәрендә туган. 1996 елда «халыкара бизнес белән идарә итү өлкәсендә юриспруденция» белгечлеге буенча Молдавия Икътисади белем бирү академиясен тәмамлаган. 2000 елда Ньюпорт халыкара университетының Бельгия бүлегендә эшлекле идарә итү магистры дәрәҗәсе алган. Өч чит телне – рус, инглиз, француз телләрен белә.
1995 елдан 2002 елга кадәр ― предприятиеләрне реструктуризацияләү агентлыгы программасы директоры, консультант, проектлар буенча менеджер.
2002 елдан 2010 елга кадәр ― TeleMedia Group, Concernul Milenium Grup сатулар һәм маркетинг буенча директор.
2010 елның 29 гыйнварыннан 24 июльгә кадәр ― Молдова Республикасының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары. Молдова Республикасы һәм Европа Берлеге арасында виза режимын либеральләштерү планы кысаларында биометрик паспортлар кертү өчен җавап биргән.
2012 елның 24 июленнән 2015 елның 18 февраленә кадәр ― Молдова Республикасының эчке эшләр министры (Владимир Филат һәм Юрий Лянкэ хөкүмәтләрендә). Молдавиянең беренче хәрби булмаган эчке эшләр министры.
2016 елдан 2022 елга кадәр - төрле халыкара оешмаларда мәгълүматларны анализлау өлкәсендә консультант.
2022 елның 7 февраленнән 2023 елның 22 февраленә кадәр ― Молдова Республикасы Президентының оборона һәм милли иминлек өлкәсендәге киңәшчесе, Молдова Республикасының Югары куркынычсызлык советы секретаре.
2023 елның 10 февралендә Молдова президенты Майя Санду тарафыннан Молдова Республикасы премьер-министры вазифасына кандидат итеп тәкъдим ителә. 2023 елның 16 февралендә Молдавия парламенты Д. Речанны премьер вазифасында һәм аның тарафыннан тәкъдим ителгән хөкүмәт составын раслый.
Хатыны Стелла Ручан, ике баласы.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Дорин Речан, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.