Гөлнара Бикбулатова | |
---|---|
Туган | 14 май 1964 (59 яшь) Хәйбулла районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | сәясәтче, хокук белгече |
Бикбулатова Гөлнара Фәрит кызы (14 май 1964 ел) —хокук белгече. 2018 елдан Башкортстан Республикасының 6 нчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Башкортстан Республикасының атказанган юристы.
Гөлнара Фәрит кызы Бикбулатова 1964 елның 14 маенда Хәйбулла районының Юлдыбай авылында танылган җырчы Фәрит Бикбулатов гаиләсендә туа.
Соңыннан алар Уфа каласына күченә. Югары белемне Гөлнара Фәрит кызы Башкорт дәүләт университетындаала.
Дипломлы белгеч хезмәт юлын 1981 елда башкаланың Киров районы судында хөкем утырышы секретаре булып башлый.
1982—1984 елларда Совет районы судында шул ук вазифада эшли.
1984—1990 еллар — Башкорт дәүләт университетының юридик факультеты кафедрасы лаборанты
1991 ел — Киров районы прокуратурасының канцелярия мөдире.
1991—1995 еллар — Башкорт дәүләт университеты кафедрасы ассистенты.
1995—1997 еллар — Башкортстанның янгынга каршы СРСУ-сы ябык акционерлар җәмгыятенең кадрлар-юридик бүлеге начальнигы.Аннары 2005 елга кадәр прокурорларның арбитраж процесында катнашуын тәэмин итү буенча бүлек прокуроры ярдәмчесе. 2007 елгача — Башкортстан прокуратурасының федераль законы башкаруын күзәтү буенча идарәлекнең бүлек мөдире.
2007—2018 елларда Башкортстан прокуроры урынбасары.
2018 елдан — Башкортстан Республикасының 6 нчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Гөлнара Бикбулатова, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.