Граф (алман. Graf) – Әүвәлге Урта гасырларда Көнбатыш Аурупада корольгә буйсынучы вазыйфалы зат.
Титул IV гасырда Рим империясендә килеп чыккан һәм баштагы вакытта югары затларга гына (мәсәлән, comes sacrarum largitonum – баш казначы) бирелгән. Франк дәүләтендә VI гасырның икенче яртысыннан граф (гауграф) үзенең округы-графлыгында мәхкәмә, башкарма идарә һәм хәрби хакимияткә ия була. Карл II Пеләш карары буенча, 877 елдан, граф вазифасы һәм биләмәләре нәселдән күчә торганга әйләнә.
Феодаль таркалу чорында граф – графлыкның феод идарәчесе, соңрак, таркалу чоры тәмамлангач, югары дворянлык вәкилләренең титулы. Титул рәвешендә граф атамасы Аурупаның монархик идарә рәвеше булган илләрнең күпчелегендә сакланып калган.
Русиядә әлеге титулны Бөек Петр кертә, һәм беренче булып аны 1706 елда Борис Шереметев ала. XIX гасыр ахырында 300дән артык граф нәселе исәптә була. 1917 елның 11 ноябрендә, БҮБК һәм ХКШ декреты белән, граф титулы бетерелә.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Count (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Граф (титул), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.