Георгий Никольский (1910-1977) — совет галим-ихтиологы.
Георгий Никольский | |
---|---|
Туган | 6 май 1910 Мәскәү, Россия империясе |
Үлгән | 2 февраль 1977 (66 яшь) Мәскәү, СССР |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт университеты |
Һөнәре | ихтиолог |
Эш бирүче | Биологический факультет МГУ[d] |
Гыйльми исем: | профессор |
Никольский Георгий Васильевич 1910 елның 6 маенда Мәскәүдә туган.
1929-1930 елларда Мәскәү балык хуҗалыгы Үзәк фәнни-тикшеренү институтында лаборант булып эшли.
1930 йылда Мәскәү университетының физика-математика факультетының биология факультетын тәмамлай.
1932—1939 елларда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының зоология музеенда ихтиология бүлеге мөдире булып эшли. Биология фәннәре докторы (1939), профессор (1940). СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты.
1941-1977 елларда — М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында биология факультетының ихтиология кафедрасы мөдире. МДУ-ның Амур экспедициясе начальнигы (1945-1949).
1946-1949 елларда — ССРБ-ның көнчыгыш районнары балык сәнәгате министрлыгының техник советы президиумы әгъзасы һәм чимал секциясе җитәкчесе.
1950-1964 елларда — ССРБ Балык хуҗалыгы министрлыгының Ихтиология комиссиясе рәисе урынбасары, 1965 елдан — рәисе.
1950-1955 елларда — Амур сөмбаш сымаклар экспедициясе җитәкчесе.
СССР Фәннәр академиясенең эволюцион морфология һәм хайваннар экологиясе институтында 1956-1967 елларда — ихтиология лабораториясе мөдире, 1967-1977 елларда — түбәнге су умырткалыларының экологиясе лабораториясе мөдире
«Зоология журналы» (1951-1960), «Балыкчылык хуҗалыгы» (1955-1963) журналларының редколлегия әгъзасы булып тора.
1953-1961 елларда «Вопросы ихтиологии» журналына нигез төзәүче һәм баш мөхәррире.
Ихтиологиянең берничә юнәлешенә нигез салучы булып тора, төрләр проблемасын, балыкларның үзгәрүчәнлек закончалыкларын һәм систематикасын эшләүгә зур өлеш кертә. Балыкларның берничә яңа төрләрен һәм төр эчендәге формаларын тасвирлый. Фауналы комплекслар теориясен, популяция турында үз-үзен көйләүче система буларак караш төзи, бу комплексларны тәшкил иткән төрләрнең үзара бәйләнешен ача. Казылма формаларны, субфоссил фауналарны анализлау проблемасын эшли.
ССРБ-ның ихтиофаунасы буенча 250-дән артык гыйльми тикшеренү эше бастырып чыгарган:
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Георгий Никольский, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.