Владимир Иовлев, Владимир Александр улы Иовлев (Йовлев, Иванов, рус. Иовлев Владимир Александрович, 1920 елның 13 гыйнвары, Ташкәнт — 1944 елның 18 октябре, Маҗарстан, Дебрецен ) — Бөек Ватан сугышында катнашып һәлак булган яугир, танк полкы ротасы командиры, Советлар Берлеге каһарманы (1945, вафатыннан соң).
Сугышка кадәр Казанның «Урак һәм Чүкеч» заводында эшләгән, Бишбалта (Адмираллык) бистәсендә (Заверниха урамы, 20) яшәгән.
Владимир Иовлев | |
---|---|
Туу датасы | 13 гыйнвар 1920 |
Туу урыны | Ташкәнт |
Үлем датасы | 18 октябрь 1944 (24 яшь) |
Үлем урыны | Маҗарстан, Дебрецен |
Иялек | РСФСР→ ССРБ |
Гаскәр төре | бронетанк гаскәрләре |
Дәрәҗә | капитан |
Җитәкчелек иткән | рота |
Бүләкләр һәм премияләр |
1920 елның 13 гыйнварында Ташкәнттә (вариант: Казанда) эшче гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. Җиде сыйныф белем алганнан соң, Казанның «Урак һәм Чүкеч» заводында токарь булып эшләгән. 1940 елда Кызыл гаскәргә алына, Казан танк укуханәсендә танкист һөнәре ала. 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында. Сызранда танк укуханәсен тәмамлаган (1942). 2нче Украина фронты 6нчы гвардия кавалерия корпусы 13нче гвардия кавалерия дивизиясе 250нче гвардия танк полкы ротасы командиры сыйфатында Маҗарстанда батырлык күрсәтә. Аның ротасы 1944 елның 8 октябрендә беренчеләрдән булып Дебрецен шәһәренә бәреп керә. 8-18 октябрьдә барган сугышларда гвардия капитаны Иовлев ротасы танкистлары дошманның 10 танкын, 6 тубын, 6 БТРын, 4 зенит тубын сафтан чыгара. Авыр яраланса да, Иовлев сафта кала. 1944 елның 18 октябрендә алган яраларыннан вафат була, Дебреценда җирләнә. 1945 елның 28 апрелендә (вафатыннан соң) Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелгән.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Владимир Иовлев, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.