Вашингтон конференциясе 1921-1922 — диңгез коралларын чикләү һәм Ерак Көнчыгыш һәм Тын океан бассейны проблемалары турында халыкара конференция.
Вашингтон килешүләре 1919—1920 елларда җиңүче һәм сугышта җиңелгән илләр арасында расланган тынычлык турындагы килешүләргә өстәмә була.
Вашингтон конференциясе | |
Башлану вакыты | 12 ноябрь 1921 |
---|---|
Тәмамла(н)у вакыты | 6 февраль 1922 |
Вашингтон конференциясе Викиҗыентыкта |
Беренче бөтендөнья сугышы елларында хәрби вакыйгаларда катнашмаган дип әйтерлек Япония Тын океанда һәм Ерак Көнчыгышта үзенең позицияләрен ныгытыа. Аерым алганда, ул Кытай белән аны кабалага төшерү һәм шушы ил базарында үзенең элеккеге конкурентлары булган АКШ белән Англияне кысрыклап чыгару өчен байтак кына икътисади өстенлекләр бирә торган килешүләр төзи. Париждагы тынычлык конференциясендә Япония Шаньдун ярымутравына һәм Германиянең Тын океандагы кайбер утрау колонияләренә булган "хокукларының" официаль төстә танылуына ирешә. АКШ һәм Кытай моны хупламыйлар. АКШның идарә итүче даирәләре Париж тынычлык конференциясенең Ерак Көнчыгыш буенча карарларын кабат тикшерергә карар кылдылар һәм хәрби диңгез кораллары мәсьәләсе буенча фикер алышулар үткәрергә булалар.
Конференция 1921 —1922 елларда Вашингтонда үткәрелә. Аның эшендә АКШтан тыш Англия, Япония, Франция, Италия, Бельгия, Португалия, Голландия һәм шулай ук Кытай катнаша. Тын океан буенда урнашкан эре илләрнең берсе булса да, Советлар Россиясе конференциягә чакырылмый. Вашингтон конференциясендә төп рольне Америка делегациясе уйный. Конференциядә өч төп килешүгә кул куела. Вашингтон килешүләре Тын океан регионында көчләрнең АКШ файдасына үзгәрүен күрсәтә. Әмма Япония көчле позицияләрен саклап кала һәм үз лидерлыгын югалтуы белән һич тә килешергә теләми. Бу районда яңа каршылыклар төенләнә башлый.
«Дүрт держава арасында килешү» (Англия, АКШ, Франция, Япония) килешүгә кул куйган илләрнең Тын океан бассейны утрауларындагы биләмәләренең кагылгысызлыгын гарантияли.
«Биш держава арасында килешү» (Англия, АКШ, Франция, Япония һәм Италия) буенча авырлыгы 35 мең тоннадан арткан хәрби кораблар төзү тыела һәм ул бу илләрнең хәрби диңгез флотлары арасында пропорцияләрне (линкорлар классында) 5:5:3:1, 75:1,75 нисбәтендә билгели.
«Тугыз держава арасындагы килешү» Вашингтон конференциясендә катнашкан илләрне Кытайның мөстәкыйльлеген, бәйсезлеген һәм территориаль кагылгысызлыгын ихтирам итәргә чакыра. Килешү бөтен милләтләрне Кытай территориясендә сәүдә оештыруда һәм аның промышленностен үстерүдә "ачык ишекләр" һәм "тигез мөмкинлекләр" принципларына таянып эшләргә мәҗбүр итә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Вашингтон конференциясе (1921—1922), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.