Әминә Әхмәт кызы Бикчәнтәева (1913 елның 26 гыйнвары, Казан — 1986 елның 18 апреле, Казан) — татар шагыйрәсе, балалар язучысы.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1958 елдан).
Әминә Бикчәнтәева | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Әминә Әхмәт кызы Бикчәнтәева |
Туу датасы: | 26 гыйнвар 1913 |
Туу урыны: | Казан |
Үлем датасы: | 18 апрель 1986 (73 яшь) |
Үлем урыны: | Казан |
Эшчәнлек төре: | балалар язучысы, шагыйрә |
Иҗат итү еллары: | 1938—1986 |
Иҗат итү теле: | татар |
Дебют: | «Бүләк» шигъри китабы |
Бүләкләр: | КПСС өлкә комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Мактау грамотасы (1983) |
Ул 1913 елның 26 гыйнварында Казанда эшче гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәптә җиде сыйныф һәм педагогия курсларын тәмамлый, аннары соң Казанның Бишбалта бистәсе мәктәбендә берничә ел балалар укыта. 1934—1938 елларда исә ул Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Укудан соң ул «Яшь ленинчы» газетасында әдәбият бүлеге хезмәткәре, Актаныш, Буа районы мәктәпләрендә укытучы, Татарстан радио комитетында балалар тапшырулары мөхәррире һәм сугыштан соңгы елларда башта Яшел Үзәннең Ф3Ө мәктәбендә, аннары Казан химия заводы тулай торагында тәрбияче (1945—1947), шәһәр мәктәбендә китапханәче һәм Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир (1952—1955) булып эшли.
Язучы 1938 елда иҗат итә башлый. Аның «Бүләк» исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1940 елда дөнья күрә. Үзе исән чагында аның тагын 19 проза һәм шигырь китаплары басыла. Алар арасында «Шинель», «Бакча гөлләре», «Дәү әнием», «Дачада», «Беренче чәчәкләр», «Яз бүләкләре», «Әлфия алъяпкычлары», «Йөрим күл буйларында», «Фәридәкәй», «Бүген һәм иртәгә» кебек шигырьләр китаплары.
Шуннан башка Әминә Бикчәнтәева «Ана йөрәге» (1959) һәм «Мин аңлыйм сине» (1966) повестьларын яза. Аның кыска мәзәк хикәяләре дә бар (мәсәлән, «Хуҗа Насретдин балалар янында» (1956) хикәяләр циклы).
1983 елда аның иң уңышлы әсәрләре «Минем танышларым» җыентыгында урын ала.
Ире (19?? елга кадәр) — шагыйрь Нури Арсланов (1912—1991). Балалары: улы Илдар, музыкант, кызы Зөбәрҗәт (Арсланова). .
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Әминә Бикчәнтәева, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.