Бенедикт Спиноза

Бенедикт Спиноза (порт. Bento de Espinosa of Despinosa, лат. Benedictus de Spinoza) — нидерланд фәлсәфәчесе, материалист, пантеист, Яңа вакыт фәлсәфәсенең күренекле вәкиле.

Бенедикт Спиноза
Bento de Espinosa of Despinosa, Benedictus de Spinoza
Бенедикт Спиноза
Туган телдә исем яһүд. בָּרוּךְ שְׂפִּינוֹזָה
лат. Benedictus de Spinoza
порт. Benedito de Espinosa
Туган 24 ноябрь 1632(1632-11-24)
Амстердам
Үлгән 21 февраль 1677(1677-02-21) (44 яшь)
Һааг
Үлем сәбәбе туберкулез
Күмү урыны Новая церковь[d]
Ватандашлыгы Бенедикт Спиноза Җиде берләшкән провинция җөмһүрияте[d]
Һөнәре фәлсәфәче, натуралист
Ата-ана
  • Miguel de Espinoza[d] (әти)
  • Hanna Debora d'Espinoza[d] (әни)
Бенедикт Спиноза
Бенедикт Спиноза

Бенедикт Спиноза Бенедикт Спиноза
Bento de Espinosa of Despinosa, Benedictus de Spinoza
Викиҗыентыкта

Ул Амстердамда яһүд сәүдәгәр гаиләсендә туа. Аның кайда һәм нинди белем алуы турында мәгълүматлар юк. Фәлсәфәне һәм башка фәннәрне ул үзлегеннән өйрәнгән, дип санала.

Кайбер авторларның күрсәтүе буенча, ул атасыннан калган мирасны сеңлесенә калдырган, ә үзе ярлылыкта яшәргә мәҗбүр булган. Үзенә төп кәсеп һәм яшәү өчен матди чыганак итеп ул телескоплар өчен линзалар шомарту эшен сайлаган. Матди ярлылыкта яшәгәнлектән ул авырый башлый һәм 45 яшендә вафат була.

Карашлар

Спинозаның дөньяга карашы башта Урта гасырлар яһүд фәлсәфәсе йогынтысы астында формалаша. Изге китапларда үзе аңламаган фикерләр тапкач, аның «күп белүлек» өчен Спинозаны «динсез» дип, махсус карар белән чиркәүдән читләштерәләр.

Спиноза зур гына иҗади мирас калдыра. Галимнәр арасында аның абруе зур була, аның белән хатлар язышалар, аның белән үзләренең киңәшләрен коралар. Спиноза фәлсәфәсендә Джордано Бруноның пантеизм, Декартның рационализм, Һоббсның социаль фәлсәфәсендәге карашларының йогынтысы чагылыш таба. Ул, Бруно кебек үк, Аллаһ белән табигатьне бербөтен дип саный. Аныңча, шушы бербөтен бар нәрсәнең субстанциясен тәшкил итә. Ә дөньядагы барлык әйберләр — шушы субстанциянең модуслары. Спиноза, дөньядагы предметларның һәм күренешләрнең үзара бәйләнешен танып, детерминизм позициясендә торганлыгын күрсәтә. Ләкин сәбәплекне ул ихтыяҗлык белән бер дип санап, дөньяда очраклылыкка бөтенләй урын калдырмый. Спиноза карашынча, очраклылык — бары тик субъектның эшчәнлегеннән генә тора торган гамәл.

Спиноза кешенең җанын Аллаһ гакылының бер чагылышы дип саный. Шул ук вакытта җан — идея, ә кешенең тәне — шушы идеянең объекты. Спиноза танып белү теориясендә материалистик позициядә тора. Ул танып белүдә өч төрле күренешне аера. Аларның беренчесе — тою (дөрес, атаклы галим, рационализм тарафдары буларак, танып белү процессында аңа әллә ни урын бирми); икенчесе — аңлау (төшенү), Спинозача фикереңчә ул, хакыйкатьне табуда мөһим роль уйный; өченчесе — интуиция.

Спиноза әхлакны дини карашлардан арындыруга чакыра. Аныңча, иреккә ия булган шәхес фәкать гакыл белән генә эш итә. Ул, кеше үлем турында түгел, бәлки яшәү турында уйлап гомер итәргә тиеш, ди. Шул ук вакытта һәр шәхес үзе турында гына түгел, бәлки җәмгыять, аның мәнфәгатьләре турында да кайгыртырга тиеш, дип саный атаклы галим. Билгеле ки, кайбер фәлсәфәчеләр, үзләре яшәгән конкрет шартлардан чыгып, хакыйкатьнең ике яклы булу мөмкинлеген дә инкяр итмиләр. Аларча, хакыйкать, дини тәгълиматлар күзлегеннән караганда — бертөрле, ә фәлсәфә күзлегеннән караганда, ул икенче төрле булырга мөмкин. Спиноза исә бу «теория»не кире кага.

Искәрмәләр

Чыганаклар

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Tags:

Бенедикт Спиноза КарашларБенедикт Спиноза ИскәрмәләрБенедикт Спиноза ЧыганакларБенедикт Спиноза СылтамаларБенедикт Спиноза Моны да карагызБенедикт СпинозаЛатин телеНидерландларПортугал телеФәлсәфәчеЯңа вакыт

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Стерлиң фунтыИрләр җенес әгъзасыЛәхстанNetflixAndrey HilaletdinovГерманияБәкабадKilian MbappeКара матдә.aiУрта гасырларXXX гасыр (б. э. к.)XXVIII гасыр (б. э. к.)Россия ФедерациясеСент-Мор-де-Турен (коммуна)ФәлистыйнГрадец-КраловеАртур ИсламовЖасмин (җырчы)Альтавилла-МонферратоСәйдә ЗыятдиноваГрессоне-Ла-ТринитеГогибик (округ, Мичиган)Кыйссаи ЙосыфРоссияВьетнамМишель ОбамаЯсалма интеллектЗиянчура районыБрайль шрифтыКытайның халык-азатлык армиясеИлүсә НәбиуллинаФизикаЭнҗе МөэминоваДжиро д’Италия 20241963 елҖини коэффициентыИван ЗолоРиваятьРәмзилә ХисаметдиноваСәләникКипрАк юл (журнал, 1913)Аурупа берлегеӘмир ГалиәскаровРизаэддин ФәхреддинСергей Антипов (1949)ФәйзрахманчыларТаһир Шәмсуаров700 ел (б. э. к.)Владимир ПутинТөньяк МакедонияАльберт МулдашевЦуямаЮг телеПраһаКлиматПетергофМилош ЗеманЭпилепсияPresent simpleГабдулла ТукайЛаппаноБулат Мусин (1994)Месопотамия1989 елПьольтеллоАвстрияЛатин теле🡆 More