Беларус Халык Республикасы

Беларус Халык Республикасы (белар.

Беларус Халык Республикасы
белар. Белару́ская Наро́дная Рэспу́бліка

• республика
(9 март 1918 — 3 декабрь 1918)
• сөргендәге хөкүмәт
(1918 ел ахырыннан)
Беларус Халык Республикасы
 
Беларус Халык Республикасы
1918 елның 9 марты — 1918 елның 3 декабре


Беларус Халык Республикасы
 
Беларус Халык Республикасы
 
Беларус Халык Республикасы
 
Беларус Халык Республикасы
 
Беларус Халык Республикасы
Беларус Халык Республикасы Беларус Халык Республикасы
Байрак Герб
Гимн
«белар. Ваяцкі марш» (Гаскәри марш)
Башкала Минск (Вильно)
Зур шәһәрләр Гродно, Белосток, Брест, Пинск, Мозырь, Гомель, Брянск, Могилёв, Смоленск, Витебск, Полоцк
Тел(ләр) беларус, поляк, идиш, рус
Рада рәисе
 - 1918 Иван Середа
 - 1918—1919 Язеп Лёсик
Тарих
 -  1917 Үзәк Рада төзелү
 -  1917 Бөтенбеларус корылтае
 -  1918 Интервенция, Минскины оккупацияләү
 -  1918 1нче Устав грамотасын кабул итү. Халык сәркатибәтен (хөкүмәт) төзү
 -  1918 Брест солыхы
 -  1918 3нче Устав грамотасые кабул итү. БХР бәйсезлеген игълан итү
 -  1918 Кызыл гаскәрнең Минскины алуы
 -  1918-1919 БХР җитәкчелеге Гроднода
 -  1919 БХР хөкүмәте Минскига кайта (Польша кул астында)
 -  1919 Кызыл гаскәр Минскины ала. БХР хөкүмәте мөһаҗирлектә
 -  1920 Булак-Балахович гаскәре җиңелә

Тарих

Беларус Халык Республикасы 
БХР халык сәркатибәте (хөкүмәте).
Сулдан уңга: утырганнар Александр Бурбис, Иван Середа, Иосиф Воронко, Василий Захарко;
басканнар Аркадий Смолич, Пётр Кречевский, Константин Езовитов, Антон Овсяник, Леонард Заяц
Беларус Халык Республикасы 
БХР әләме Рада бинасында (элекке губернатор йорты)

1917 елның декабрендә Минскида узган Бөтенбеларус корылтаенда халык республикасы булдыру фикере беренче мәртәбә яңгырый. Корылтай Көнбатыш фронтның Халык Комиссарлары Шурасы тарафыннан куып таратыла.

1918 елның февралендә Кызыл гаскәр Минскидан чигенгәч, Бөтенбеларус корылтае Радасының башкарма комитеты үзен Беларусдәге вакытлы хакимият итеп игълан итә (21 февральдә кабул ителгән 1нче Устав грамотасы нигезендә) һәм Иосиф Воронко җитәкчелегендә Халык сәркатибәте (хөкүмәт) төзи.

25 мартта кабул ителгән 3нче устав грамотасы нигезендә, Беларус «бәйсез һәм ирекле дәүләт» итеп игълан ителә.

1918 елның 11 октябрендә Беларуснең вакытлы конституциясе кабул ителә.

Алмания, соңыннан Польша оккупациясе һәм 1917-1922 еллардагы Ватандашлар сугышы шартларында дәүләтнең эшлекле хакимият органнары төзелә алмый. БХР җитәкчелеге мәгариф һәм мәдәният өлкәсен генә кайгырта ала.

1919-1920 елларда Беларус Халык республикасын Алмания, Латвия, Литва, Эстония, Чехословакия, Болгария, Финляндия, Төркия таный.

Җитәкчелектә Көнбатыш (Алмания, Польша) тарафдарлары булган Р. Скирмунт, П. Алексюк, И. Середа, П. Кричевский, Я. Лёсик, Көнчыгыш (Россия) тарафдарлары булган А. Смолич, А. Луцкевич кебек сәясәтчеләр була.

1920 елда Беларусдә Советлар хакимияте урнашкач, Беларус Халык Республикасы җитәкчелеге Вильнага мөһаҗирлеккә китә.

Ватандашлар сугышы тәмамлангач, ССРБ яңа икътисади сәясәткә йөз тоткач, ССРБда милли-мәдәни корылыш башлангач, БХР җитәкчелегендә совет тарафдарлары позициясе көчәя.

1925 елның октябрендә Берлинда узган Бөтенбеларус сәяси конференциясендә Беларус Халык Республикасының бетерелүе турында игълан ителә. А. Смолич, В. Ластовский, А. Цвикевич, Я. Лёсик һ. б. сәясәтчеләр Беларус ССРга кайталар. БХР Радасы президиумы рәисе П. Кричевский һәм аның урынбасары В. Захарко БССРны танымыйлар һәм, БХР дәүләт мөһерен һәм архивын үзләрендә саклаган хәлдә, мөһаҗирлеккә Праһада калалар.

Беларус Халык Республикасы Радасы, Беларус бәйсезлек алып, Александр Лукашенко хакимияткә килгәч, аның сайлануын танымый һәм сөргендәге хөкүмәт булуын дәвам итә.

БХР символлары

Чыганаклар

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 3 (Ба-Бо). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 978-5-85270-331-1

Әдәбият

  1. Игнатенко И. М. Октябрьская революция и самоопределение Белоруссии. Минск, 1992.
  2. Платонов Р. П., Сташкевич Н. С. Тернистый путь к свободе. «Неман», 1992, № 10-11.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Tags:

Беларус Халык Республикасы ТарихБеларус Халык Республикасы БХР символларыБеларус Халык Республикасы ЧыганакларБеларус Халык Республикасы ӘдәбиятБеларус Халык Республикасы СылтамаларБеларус Халык Республикасы ИскәрмәләрБеларус Халык Республикасы1918 елБеларус телеМарт

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Идальго (штат)Алгебраик чишелешҖини коэффициентыМарат ЯруллинАк юл (журнал, 1913)Пи саныЗакир ШаһбанРоссия ФедерациясеИтажаиБилбаоСенегалManuel NoyerКолленьоЭпилепсия2024 елгы UCI дөнья турыРубин (футбол клубы, Казан)НефтьВикиханәRobert ŞumanТатар биюләре700 ел (б. э. к.)Миләүшә Шәй­хет­ди­но­ваLorentso OrsettiХәтер көнеФутбол буенча Россия җыелмасыНьюкасл-апон-ТайнШвецияGeorg Fridrix HändelТеатрИсем (сүз төркеме)Киров районы (Санкт-Петербург)Кипр РеспубликасыШәүкәт БиктимеровРене ДекартФәрит СәйфелмөлековЭнҗе МөэминоваÄn-Nüsrä CäbhäseЛазерМари-Гийемин Бенуа1573 елМиңнулла ЧинкинЛоренцо ОрсеттиТөркияФәлистыйнАКШ Кораллы көчләреГабделфәт СафинГөлнара ЗиннәтуллинаBoris ConsonИнглиз телеПедивильяноСәләникСергей СкрябинКурсорны идарә итү төймәләре1963 елЧеске-БудеёвицеАртур ИсламовДворяннарИмам ШәфигыйНәҗип БәдретдиновТатар телеАлмаз ХәмзинЮг телеXXX гасыр (б. э. к.)NetflixМисырГарифҗан МөхәммәтшинУсти-над-ЛабемФорт-Ли (Нью-Джерси)Татар театры🡆 More