Америка Конфедератив Штатлары, шулай ук Конфедератив Штатлар, Конфедерация яки Көньяк буларак билгеле (ингл. Confederate States of America, CSA, The Confederacy, the South) — де-факто бәйсез дәүләт, 1861 елдан 1865 елга кадәр Төньяк Американың көньяк өлешендә, хәзерге Америка Кушма Штатлары территориясендә булган.
1862—1863 еллар дәвамында Конфедератив Штатлар үзенең суверенитетын Британия империясе һәм Франция тарафыннан танылуга ирешкән диярлек, ләкин Геттисберг сугышында җиңелгәннән соң Конфедерацияне беркем дә танымыйган.
Америка Конфедератив Штатлары ингл. Confederate States of America Танылмаган конфедерация | |||||||
| |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|
| |||||||
| |||||||
Башкала | Монтгомери (1861) Ричмонд (1861—1865) Данвилл (1865) | ||||||
Тел(ләр) | инглиз теле | ||||||
Акча берәмлеге | Конфедерация доллары | ||||||
Мәйдан | 1 995 392 км² | ||||||
Халык | 9 103 332 кеше (1865) | ||||||
Көньяк штатлар конфедерациясе 13 көньяк кол хуҗалыгы штатының Америка Кушма Штатлары составынан чыгуы (сецессия) нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Конфедератив Штатлар АКШ ватандашлар сугышы вакытында Кушма Штатларга каршы була. Сугышта җиңелгәннән соң, Конфедератив Штатлар үз яшәешен туктата; Конфедерация составына кергән Штатлар Кушма Штатлар кораллы көчләре тарафыннан басып алынган һәм Көньякны Реконструкцияләү процессы вакытында АКШка реинтеграцияләнгән.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Америка Конфедератив Штатлары, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.