Алкалоидлар (урта гасыр лат.
alkali — селте һәм гр. eidos — төр) — составында азот булган табигый чыгышлы органик нигезләр. Структур яктан күп төрлеләр, физиологик активлыкка ияләр. Алкалоид молекуладагы күмер тудыргыч азот каркасының төзелеше (пиридин, хинолин, акридин, изохинолин, хиназолин, фенилэтиламин һ.б. төркем, шулай ук стероидлы, колхицинлы, терпенлы һ.б. төркем алкалоидлар), сирәк очракта — филогенетик билгеләре (бер затка караган үсемлекләр составындагы матдәләр бер төркемгә кертелә) буенча классификацияләнә. Идел һәм Урал буе флорасы алкалоидлы үсемлекләргә бай: аютабан, камчат чәчкә, сөял үләне, елан көпшәсе һ.б. А. (морфин, кофеин, кодеин, пилокарпин, галантамин, папаверин, атропин, резерпин, эфедрин, аймалин һ.б.) медицинада, ветеринариядә кулланыла. Кайсыбер алкалоидлар – көчле агулар (аконитин, стрихнин, тубакурарин, гелиотрин һ.б.).
Бу — Химия буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Алкалоидлар, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.