Айдар Хәбетдинов, Айдар Юрий улы Хәбетдинов, рус. Хабутдинов Айдар Юрьевич — галим, язучы, тарих фәннәре докторы (2002), профессор (2010).
«Pax Islamica» (Мәскәү) журналы баш мөхәррире (2007).
Айдар Хәбетдинов | |
---|---|
Туган телдә исем | Айдар Юрий улы Хәбетдинов |
Туган | 30 апрель 1972 (51 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Юшков йорты |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | тарихчы-галим |
Җефет | Миләүшә, вуз укытучысы |
Балалар | уллары Арслан, Кәрим |
Ата-ана |
|
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре докторы[d] |
1972 елның 30 апрелендә Казанда туган. Әтисе — Юрий Гайнетдин улы — КФУ география факультеты метеорология кафедрасы доценты, әнисе — Эльвира Геннадьевна Кудрецкая, журналист, РФ һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. Әбисе — Һади Такташның икенче хатыны Гөлчирә (Гөлчәһрә) Такташева-Мансурова ягыннан нәселендә мәгърифәтче Имаметдин Сәйфуллин, Юныс Вәлидов һәм Гасыйм Мансуров бар. Казанның 18 нче санлы инглиз теле тирәнтен өйрәнелүче мәктәпне (1989), Казан дәүләт университетының тарих факультетын (1994), шул ук факультетның хәзерге заман Ватан тарихы кафедрасында аспирантура (1994-1996, РФ президенты стипендиаты) тәмамлаган. «ХХ гасырның беренче чирегендә татар иҗтимагый-сәяси хәрәкәте» темасына кандидатлык диссертациясе (1996, фәнни җитәкчесе проф. И.Р. Таһиров), «Россия җәмгыяти берлегендә татар иҗтимагый-сәяси хәрәкәте (XVIII гасыр азагы-XX гасыр башы)» темасына докторлык диссертациясе (2002) яклаган.
Россия мөселманнары тарихы, ислам дине буенча 330 дан артык фәнни хезмәте басылган.
Татарларда мөселман дине институтлары (оешмалары) үсеше мәсьәләләрен тикшерә. «Европа Көнчыгышында ислам» энциклопедия сүзлеге өчен 50 дән артык мәкалә яза. Tatarica атласында ХХ гасыр башы бүлеген яза. «Идел» журналында «Милләт юлбашчылары» (Лидеры нации) проекты алып бара.
Китаплары |
---|
|
Татар тарихчысының 29 яшьтә докторлык диссертациясен яклавы Россия тарих фәнендә рекорд була.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Айдар Хәбетдинов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.