Азамат Гыйләҗев, Азамат Хәким (Локман-Хәким) улы Гыйләҗев (баш. Азамат Лоҡман‑Хәким улы Ғиләжев, 1956 елның 1 апреле, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа ― 2021 елның 18 апреле, РФ, БР, Уфа) ― театр рәссамы―сценограф, 2009―2016 елларда Уфа дәүләт «Нур» татар театрының баш рәссамы.
Театр әһелләре берлеге әгъзасы (1985). Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1995).
Азамат Гыйләҗев | |
---|---|
Туган телдә исем | Азамат Локман-Хәким улы Гыйләҗев |
Туган | 1 апрель 1956 СССР, РСФСР, Башкортстан АССР, Уфа |
Үлгән | 18 апрель 2021 (65 яшь) РФ, БР, Уфа |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | рәссам, сценограф |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе |
1956 елның 1 апрелендә Уфада язучы, 1955―1968 елларда «Агыйдел» журналының җаваплы (баш) мөхәррире Локман-Хәким Габдрахман улы Гыйләҗев (Хәким Гыйләҗев, 1923―1997) гаиләсендә туган. Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган (1980, педагог М. Н. Арсланов). 1984 елда Мәскәүдә Россиянең Кече театрында (җитәкчесе ― театрның 1974—1999 еллардагы баш рәссамы Е. И. Куманьков (ru), 1986 елда — Мәскәүнең Ленин Комсомолы исемендәге театрында (җитәкчесе театрның баш рәссамы О. А. Шейнин) стажировка узган. Мәскәүдә ул танылган драматург Михаил Шатровның (ru, Михаил Филипп улы Маршак, 1932―2010) «Дебют» яңа театрын төзүдә актив катнаша.
Азамат Гыйләҗев төрле елларда Башкортстан республикасының әйдәп баручы театрларында рәссам-куючы, баш рәссам булып эшләгән.
1980, 1982–1989 елларда ― Уфада рус академия драма театрында рәссам-куючы. Рус драма театрында — И. М. Дворецкийның «Колыма» (1988), Б. Л. Васильев повесте буенча «Иртәгә сугыш булды» (Завтра была война, 1987) спектакльләрен бизәгән.
1990―1994 елларда ― М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында баш рәссам. Гафури театрында «Һәдия» (1991; Г. Г. Шәфыйков), «Талак, талак..» (1992; Ф. М. Бүләков) спектакльләрен бизәгән.
1995–2009 елларда Стәрлетамак башкорт театрында баш рәссам. Стәрлетамак театрында режиссер Гөлдәр Ильясова сәхнәгә куйган «Кабул ит аларны, Шамбала!» (Прими их, Шамбала!, 1992; Б. Гаврилов), «Онытылган дога» (1994; Ф. М. Бүләков), «Роза тамгасы» (1999; Т. Уильямс) һ. б. спектакльләрне бизәгән.
2009―2016 елларда Уфа дәүләт «Нур» татар театрының баш рәссамы. Театрның хәзерге репертуарында аның сценографиясен Т.Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре», М. Кәримнең «Кыз урлау», Ш. Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» спектакльләрендә күрергә мөмкин.
А. Л.-Х. Гыйләҗевның сәхнә бизәлеше эшләренә образлылык хас, рәссам шартлы, төгәл конструкцияләрне төрле төсләргә басым ясап киң куллана.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Азамат Гыйләҗев, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.