Тычканлылар

Тычканлылар, яки тычканнар (лат. Muridae) — кимерүчеләр отрядына керүче имезүче хайваннар семьялыгы (Rodentia).

Тән озынлыгы 5 сантиметрдан башлап (кечкенә тычкан) 48 сантиметрга кадәр (нәзек койрыклы күсе Phloeomys cumingi). Бөтен җирдә таралган, күпчелек төрләре тропик һәм субтропик урманнарда. Төньяк һәм Көньяк Америкага һәм күп кенә утрауларга кертелгән.

Тычканлылар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Muridae Иллигер, Иоганн Карл Вильгельм, 1811[…]
Таксономик ранг гаилә[…]
Югарырак таксон мышиные[d]
Таксонның халык атамасы muridé, murid, глувци, musedo, musefamilien һәм miši
Тычканлылар Тычканлылар Викиҗыентыкта

Россия фаунасында 13 төргә якын тычканлылар очрый.

Биология

Тычканнар (шулай ук күселәр) төнлә һәм эңгер-меңгердә аеруча актив. Күпчелеге орлыклар белән тукланып җирдә тормыш алып бара, кайбер өлеше — хайван ризыгы ашый. Кайберләре — синантроп хайваннар (өй тычканы, кайбер күселәр). Елның җылы вакытында үрчи, кеше өйләрендә — ел буе. 1,5—3 айда җенси яктан өлгерәләр.

Классификация

Семьялык үз эченә 4 ассемьялык, 147 ыруг һәм 701 төр ала.

Кеше өчен әһәмияте

Тычканнар — күп кенә паразитлар йөртүче, кеше һәм йорт хайваннары авыруларын, шулай ук куркыныч инфекцияләрне кузгатучылар. Бөртеклеләр һәм урман хуҗалыкларна, азык-төлек һәм төзелеш материалларына зур зыян китерәләр. Иң зур зыянны Mus (мәсәлән, өй тычканы (Mus musculus)) ыругы тычканнары китерәләр. Көрәш чаралары: азык-төлеккә керү юлын ябу, куркыту (ультратавыш нурланышы: тычканнар 40 кГц кадәр ешлык ишетәләр), санны тоткыннар һәм агу ярдәмендә көйләү.

Тычканлылар 
Лабораторияда тычкан-альбинос

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

Искәрмәләр

  • 2,0 2,1 2,2 Wilson D. E., Reeder D. M. Class Mammalia Linnaeus, 1758 // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / мөхәррир Z. Zhang — 2011. — ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7
  • 3,0 3,1 3,2 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  • Tags:

    Тычканлылар БиологияТычканлылар КлассификацияТычканлылар Кеше өчен әһәмиятеТычканлылар Шулай ук карагызТычканлылар ЧыганакларТычканлылар ИскәрмәләрТычканлыларКимерүчеләрЛатин теле

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Интернационал (гимн)Рифә РахманХаритаТатар милли киемнәреAQŞ Respublika firqäseAngerfistЮныс СафиуллинЛазерСөембикә ханбикәКолумбияEpicaВафирә ГыйззәтуллинаФатих КәримФәнис ЯруллинВикияңалыкларСергей ЕсенинМансур ХәлляҗM8L8THАнглияСкелетИрләр җенес әгъзасыИван Золо1969 елManuel Noyer1899 елБаймак районы татар авылларыКанада1949 елИспанияБорис ГафуровAleksandriä mayagıИннополисПольшаМетрРоманПыяла (җыр)Рус телеRudolf NurievScroll LockЛондон1916 елҖырчыСканерЗомбиАлькаудете-де-ла-ХараБәйлекләрЯпон теле1 ноябрьМөхәррәм СәлимовИван ШишкинШагыйрьСтокһольмЧуашия1970 елИделGPSАнтигуа һәм БарбудаНэнс (округ, Небраска)«Шәһри Казан» газетасыВикиханәКисәкчә🡆 More