Эритреяда ислам (гарәп.
АКШ Дәүләт департаменты мәгълүматы буенча, 2011 елда ил халкының чама белән яртысы ― ислам дине тарафдары , яртысы ― христианнар (Эритрея православие чиркәве тарафдарлары 30 %, католиклар 13 %, протестантлар 5 %).
Илнең 1997 елда кабул ителгән Конституциясе буенча Эритреяда дини ирек гарантияләнергә тиеш булса да, 2002 елда хөкүмәт дүрт төп диннән (ислам, Эритрея Православие Чиркәве, Эритрея Евангелие (Лютеран) чиркәве һәм Рим—католик чиркәве) башка дини төркемнәрне теркәүне таләп итә. Теркәлү үтмәгән дини төркемнәр законнан тыш дип игълан ителә, эзәрлекләнә, активистлары төрмәгә озатылган һәм җәзаларга дучар ителгән .
615 елда Мөхәммәд пәйгамбәрнең кайбер тарафдарлары Массауага сыеныр урын эзләп килә. Тиздән мөселманнар Эритрея яр буенда урнаша башлый, мәчетләр һәм башка корылмалар төзи . VII гасыр ахырында һәм VIII гасыр башында Эритрея яр буенда Ислам тәэсире көчәйгән. IX гасырга ислам Эритреяның көнчыгыш яр буенда ныклап урнаша һәм төбәктәге кайбер этник төркемнәр әлеге динне кабул итә башлый. Дахлак утрауларында яшәүчеләр ислам динен Көнчыгыш Африкада беренчеләрдән булып кабул иткән, бу хакта куфи язулы каберлекләр сөйли. VII гасырда архипелагта бәйсез Ислам дәүләте барлыкка килә. XI гасыр ахырында Дахлакта Хәбәшстан, Йәмән, Һиндстан һәм Мисыр белән сәүдә элемтәләре булган көчле ислам солтанлыгына нигез салына. XIII гасырга Эритреzдагы күп санлы күчмә этник төркемнәр ислам динен кабул итә башлый һәм диннең алга таба таралуына ярдәм итә. XV гасырда ислам эритреялылар арасында ныклап урнаша. Соңрак Госман империясе вакытында ислам Эритреяда тагын да көчлерәк тарала, чөнки илнең материк өлешендә яшәүче эре этник төркемнәр, шул исәптән тигре халкы, ислам динен кабул итә башлый. XIX гасыр ахырында, христиан император Йоханнес IV идарә иткән вакытта, мөселманнар үз йортларыннан куып чыгарыла һәм хәзерге Эритрея территориясендә төньяк районнарда сыеныр урын таба.
Төрле бәяләүләр буенча, ислам тарафдарлары ил халкының 37 % тан алып 49 % ына кадәр өлешен тәшкил итә. 2009 ел өчен хисапта Эритрея мөселманнарының 99 % тан артыгы ― сөнниләр, 1 % тан да кимрәге ― шигыйлар.
Эритреядагы мөселманнарның күбесе көнчыгыш яр буе түбәнлекләрендә, шулай ук Судан чиге янында көнбатыш түбәнлекләрендә яши.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Эритреяда ислам, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.