Санкт-Петербург дәүләт тау университеты — Санкт-Петербургның иң төп һәм зур вузларының берсе, Русиянең беренче югары техник уку йорты, Русиянең милли тикшеренү университеты.
Эшләү еллары | 1 (12) ноябрь 1773 |
---|---|
Нигезләүче | Екатерина II |
Ректор | Владимир Литвиненко |
Урынлашу | |
Сайт | spmi.ru |
1773 елның октябрендә Екатерина II карары белән нигезләнгән.
Аны ачылу башлангычы тулысынча башкорт сәнәгатьчесе Исмәгыйль Тасимов исеме белән бәйле. Ул үз акчасына төзелеш эшләрен башлый. 1773 елның 21 октябрендә (яңа ысул буенча 3 ноябрдә) Екатерина II Русиядә беренче югары техник мәктәбен булдыру турында Сенат карарын раслый. Ул кадет корпусы дип түгел, ә «мирза балаларыннан тыш, башкалар да укый алсын өчен» Тау училищесы дип атала. Тау кадет корпусын тәмамлаучы академик Дмитрий Соколов 1830 елда үз хезмәтләренең һәркайсында: «Төп авылдан ярты кыргый башкорт Тау корпусына башлангыч нигез ташы салуына ышанырлык түгел», — дип яза.
Тау институтының 100 еллык юбилеенда институтны ташламаучы, хөкүмәт киңәшчесе Петр Алексеев Тау институты коллективына, Исмәгыйл Тасимовның образын мәңгеләштергән тезмә юллары менә мөрәҗәгать итә:
Сто лет тому назад тогдашний горный мир Приятно изумил безграмотный башкир. Он подал от своих товарищей прошение - В России учредить такое заведение, Чтоб рудокопам — им, безграмотным, как сам, Давать указчиков по рудным их делам!
2009 елдан университет милли тикшеренү университеты статусын конкурс аша алды.
1990-елларда бу университетта Владимир Путин, Виктор Зубков кандидатлык диссертацияларын яклыйлар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Санкт-Петербург дәүләт тау университеты, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.