Мигъраҗ (гарәп.
Бу кичәдә мөселманнарга биш вакыт намаз фарыз була.
Ислам мәдәнияте |
---|
Архитектура |
Гарәб • Әзери |
Сәнгать |
Каллиграфия • Миниатюра • Келәмнәр |
Бию |
Сәма • Бөтерелү |
Кием |
Abaya • Agal • Boubou |
Бәйрәмнәр |
Һиҗри Яңа ел • Ураза бәйрәме • Корбан бәйрәме |
Әдәбият |
Arabic • Azeri • Bengali |
Музыка |
Dastgah • Ghazal • Madih nabawi Maqam • Mugam • Nasheed |
Театр |
Каракүз һәм Хәҗивәт • Ta'zieh? |
Дин тарихчылары әлеге вакыйга 621 елда булган дип бәяли. Аллаһ тәхете янына Мөхәммәт пәйгамбәрне Борак исемле атсыман зат илтә. Бу вакыйга Ходай илчесенең Мәккәдәге Кәгъбәтулла мәчете янында булган. Боракка атланып Пәйгамбәр башта Иерусалимга килә, соңрак 7 кат күк аша үтеп Аллаһы тәгалә каршына баса диелә риваятьләрдә.
Мөхәммәт пәйгамбәр бу төндә «Хәрам» мәчетеннән «Акса» мәчетенә күчә, шунда башка пәйгамбәрләр белән намаз укый, дип санала. Пәйгамбәр «Акса»дан Аллаһы Тәгаләнең хозурына җиде кат күк аша үтә. Шуның аша үткән вакытта, күкнең һәрбер катында олуг пәйгамбәрләр белән очраша. Алар белән очрашканда Пәйгамбәр күкнең һәрбер катында фәрештәләрнең аерым-аерым гамәлләрен күрә. Кайбер фәрештәләр фәкать сәҗдәдә генә, икенчеләре рөкугъта булуына игътибар итә. Бу кичәдә Пәйгамбәр Аллаһы Тәгалә белән сөйләшә. Ислам тәгълиматләренә күрә, шушы Мигъраҗ кичәсендә Мөхәммәд пәйгамбәргә җәннәт һәм җәһәннәм күрсәтелә, Аллаһы Тәгалә мөселманнарга намазны фарыз итә.
Мигъраҗ кичәсендә ястү намазының фарызыннан соң әлеге вакыйга уңае белән махсус намаз уку каралган.
Мигъраҗ төнендә мөселманнар гадәттә гыйбадәттә, изгелектә үткәрә. Бу көнне укылган намазлар, тотылган ураза аеруча саваплы булып санала.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Мигъраҗ кичәсе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.