Гренландиядә ислам (дан.
2013 елга мәгълүматлар буенча, Гренландиядә яшәүче бердәнбер мөселман – ил башкаласы Нуукта яшәүче, анда ресторан белән идарә итүче Ливан гражданины Вәссам Азакир (Wassam Azaqeer).
Гренландиядә ислам | |
Дәүләт | Дания кыйраллыгы[d] |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Гренландия[d] |
Гренландия ― Төньяк Боз океаны һәм Төньяк Атлантика арасындагы географик хәленә карап, кояш нибары берничә сәгать кенә күренми торучы ил. Рамазан аенда Вәссам Азакирга 12-16 сәгать, кайбер елны 21-әр сәгать ураза тотарга туры килгән. 21 сәгатьлек уразадан соң, аның балыктан азык пешереп ашау һәм тиешле намазларын уку өчен нибары ике сәгать вакыты калган була. Согуд Гарәбстанының Arab TV телевидениесе репортажы күрсәткәнчә, Гренландия мөселманына Ислам диненә бирелгәнен раслау өчен барысына да түзәргә туры килгән. Вәссам Азакир Гренландиядә яшәүче, ураза тотучы һәм гыйбадәт кылучы бердәнбер мөселман булуы белән горурлануы турында белдергән .
Гренландия халкының (56 421, 2021 елга ) абсолют күпчелеге христианнар (95,5 % ы лютераннар яки Гренландия чиркәве диндарлары, 0,2 % ы католиклар, 0,1 % тан кимрәге православие диндарлары, 0,4 % ы башка христианнар). 0,64 % Бәһаи динендәгеләр .
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Гренландиядә ислам, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.