7 нче номерлы лицей-интернат (элекеге исеме 7 нче татар-төрек лицее) — Казанның иң абруйлы һәм алдынгы мәктәпләрнең берсе.
Лицей 1994 елда Татарстан һәм Төркия хөкүмәтләре тарафыннан ачылган.
Лицейда 7 сыйныфтан башлап укыйлар. Лицей үзенчәлеге – интернат, ягъни укучыларның күпчелеге атна буена махсус бинада яшиләр. Биредә гендерлы укыту кулланыла, укучылар ир-ат җенесеннән.
Укыту 4 телдә алып барыла: татарча, төрекчә, инглизчә, урысча. Лицейны тәмамлаучыларның 100% диярлек Татарстан, Россия һәм чит ил университетларына укырга керәләр. Лицей укучылары Татарстан, төбәк һәм Россия бәйге/олимпиадларында зур уңышларга ирешәләр. Балалар лицейга 6 нчы сыйныфтан соң, март-июнь айларында уздырылган махсус имтиханнар нәтиҗәседә кабул ителәләр.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article 7 номерлы лицей-интернат, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.