Тахикардия

Тахикардия — йөрәкнең (бер минутка 100 дән артык) еш тибүе ул.

Гадәттә минутына 72 тапкыр типкән йөрәк бер мизгел эчендә 120... 180... 200 тапкыр тибә, өстәвенә тын кысыла, укшыта башлый һәм тирләтеп җибәрә икән, димәк, сезне тахикардия өянәге борчый. Мондый чакта тиз арада табиб ярдәме күрсәтелергә, соңыннан авыру кеше җентекләп тикшерелергә тиеш һәм киләчәктә янә шундый хәлгә төшмәс өчен, табиб киңәшләрен үтәп яшәргә кирәк. 50 % очракта тахикардия йөрәк авыруларына бәйләнмичә, психик һәм вегетатив нерв системасы тайпылышлары тәэсирендә яки электролит ба­ лансы бозылу аркасында, ярсыткыч эчемлекләр, кайбер дарулар кабул иткәндә күзәтелергә мөмкин. Кагыйдә буларак, физик йөкләнешләр йөрәк авырулары булган кешеләрне тахикардиягә китерә.

Тахикардия
Сурәт
Саклык белгечлеге кардиология
Дәвалануда кулланыла торган дару лидокаин[d]
ICD-9-CM 785.0
NCI Thesaurus идентификаторы C38029
Моның каршысы брадикардия[d]
Тахикардия Тахикардия Викиҗыентыкта

Йөрәгалды (предсердие) пароксизмаль тахикардиясе минутына 160-220 тапкыр йөрәк тибеше булу белән характерлана. Карынчык (желудочек) тахикардиясе вакытында минутына 130-180 йөрәк тибеше булуы күзәтелә.

Гадәттә, пароксизм—авыру билгеләренең кискен рәвештә, кабатланулы килеп чыгуы яисә чагыштырмача кыска вакытка көчәю ул. Йөрәк кагу өянәге кинәт кенә башланып, тиз генә берничә секунд дәвамында барырга яки берничә көнгә сузылырга мөмкин. Карынчык өсте тахикардиясе еш кына вегетатив дисфункция күренешләре — кинәт кенә тирләп чыгу, эчәк­ лек перистальтикасы (көпшәсыман әгъзалар, эчәкләр, сидек юллары һәм - башкаларның дулкынсыман кыскаруы) арту, температураның аз гына күтәрелүе белән характерлана. Әгәр өянәк озакка сузылса, аң югалту, хәл­ сезлек, йөрәктә начар тойгылар, стенокардия, кайбер очракларда йөрәк җиткелексезлеге дә күзәтелергә мөмкин. Карынчык тахикардиясе күп вакытта йөрәк авыруы булганда барлыкка килә һәм аны авыруның бер катлаулану юнәлеше дип карыйлар. Дәвалау табиблар күзәтүе астында алып барыла. Авыруга дарулар биреп, кирәкле шартлар тудырып аны тынычландыру яхшы нәтиҗә бирә. Кагыйдә буларак, карынчык тахикардиясе булган авыруны хастаханәдә дәвалыйлар. Тахикардия өянәге кабатланмасын өчен, хәрәкәт тизлеген киметергә, : мәсәлән, йөрешне акрынайтырга кирәк. Йөрәк тибеше нормада булсын өчен, авыру үзен «ашыкма», «ял ит» дип, эчке тавыш белән гел кисәтеп торырга тиеш. Тахикардияне булдырмас өчен, эш арасында ял итеп алуларның да файдасы тия. Көнгә берничә тапкыр түбәндәге күнегүне ясау да йөрәк эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итәр: тирән итеп сулагыз һәм һаваны көчәнгән сыман эчкә җибәрергә кирәк. Уң як йокы артериясенә (муенда) массаж ясарга мөмкин. Массаждан соң, алдан ук хәзерләп куелган ләгәндәге бозга бер-ике секундка битне тидереп торуның да файдасы бар.

Тахикардия авыруы булган кешегә каһвә, «Кока-кола», куе чәй эчәргә ярамый. Шулай ук шоколад ашаудан, диетик яки дәртләндерү үзенчәлегенә ия булган дарулардан тыелырга кирәк. Йөрәк авыруына дучар булган кешеләр, гомумән, сыйфатлы ашамлыклар белән тукланырга һәм артык баллы ризыклардан баш тартырга тиеш.

Туклану режимы матдәләр алмашына бәйле рәвештә көйләнә. Матдәләр алмашы процессы тиз барган кешеләргә күбрәк аксымлы ризыклар ашарга киңәш ителә. Мәгълүм ки, тахикардия белән стресс арасында эчке бер бәйләнеш бар. Стресс кичергәндә, йөрәк үзеннән-үзе ешрак тибә башлый.

Мондый очракларда нишләргә соң? Бер генә юл кала: тыныч булырга, тормышны алсу күзлекләр аша күрә өйрәнергә кирәк.

Йөрәк авырулы кешенең организмы магний белән калийга мохтаҗлык ки­ черә. Күзәнәкләр сакчысы булган магний—соя борчагында, чикләвекләрдә, фасольдә, ә йөрәк эшчәнлеген әкренәйтүгә булышлык күрсәтүче калий яшелчәләрдә һәм җиләк-җимешләрдә күп.

Искәрмәләр

Tags:

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Сембер районыДжон МусинЭдинбургИндонезия телеТирәнкүл районыОкеанлыкАдольф ҺитлерСемикаракорскКленси (Монтана)20 мартСәнәрApple Inc.СапиниНурания ҖамалиКлемент ГотвальдКатайСовет Социалистик Республикалар БерлегеЯңа ОрлеанУкраинаСент-ЛуисФлетчер (Вермонт)Хатын-кызЛаймен (округ, Көньяк Дакота)Dmitriy Tsvetkov (1890)Оналяска (Висконсин)1579 ел12 гыйнварЛа-Ке-лез-ИвелинЮтаДамира СәетоваМилли ИдарәСараевоКолдвелл (Айдахо)Татар әлифбасыГрейсон (округ, Техас)СимпсоннарИшәй (Сембер өлкәсе)Барыш районыРадик Галиәкбәров«Мунча ташы» театрыИваново өлкәсеПетухово районыЮг телеФеррараВикиҗыентыкКрасноярск краеСоветлар Берлеге коммунистик фиркасеКохмаРинат МөхәммәдиевАлинә МөдәрисоваКессуа«Крокус Сити Холлда» һөҗүмТатар шагыйрьләреCEP152ВецларВольфсбургКазакъларРафаил ТөхфәтуллинКоншогокен (Пенсильвания)Рандолф (округ, Индиана)1680 елЙолдыз сугышларыMozilla FirefoxТатар милли ризыкларыУрал өлкәсеАнатолий Иванов (1920)Дэвид КэмеронXXVII гасыр (б. э. к.)Фирдәвес НәфыйковаГрантсвилл (Мэриленд)Ерми🡆 More