Сергей Дмитриевич Голицын (10 июнь 1696, Мәскәү — 1 июль 1739, Казан губернасы, Казан өязе Салмачы авылы), кенәз, дәүләт эшлеклесе, дипломат, камергер (1724), яшерен киңәшче (1729).
Сергей Голицын | |
---|---|
Туган | 10 июнь 1696 Мәскәү |
Үлгән | 1 июль 1739 (43 яшь) Казан губернасы, Казан өязе Салмачы |
Үлем сәбәбе | удар молнии[d] |
Һөнәре | дипломат |
Ата-ана | |
Бүләк һәм премияләре |
1711 елдан дәүләт хезмәтендә, Испаниядә (1722-26), Пруссиядә (1729-31), Персиядә (1733-36) илче. 1731-33 елларда Камер-коллегия президенты.
1736 дан Казан губернаторы. 1737-39 да тагун (чума) эпидемиясе вакытында губерна халкына медицина ярдәме күрсәтүне оештыра. Рәсәй армиясе өчен калмыклардан атлар сатып алу белән шөгыльләнә, Ырынбур экспедициясен финанслый.
1737 дә В.Н.Татищевка Идел буе һәм Себер хариталарын төзү өчен мәгълүматлар җыюда ярдәм итә. 1738 дә архиепископ Лука Конашевич белән бергә рус булмаган халыкларны христианлаштыру, Казан семинариясендә укытуның сыйфатын яхшырту һәм Казан губернасында уку йортлары ачу планнарын эшли.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Сергей Голицын, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.