Садыр Жапаров, Садыр Нургожо улы Жапаров (кырг.
2020 елның октябрендә Кыргызстанда парламент сайлаулары нәтиҗәләренә каршы халык баш күтәрүе шартларында Кыргызстан премьер-министры итеп сайлана. 2020 елның 15 октябреннән Кыргызстан президенты вазифаларын башкара. 2020 елның 14 ноябрендә, 2021 елның 10 гыйнварында вакытыннан алда узачак Кыргызстан президентын сайлауларда катнашу өчен, Кыргызстан президенты в.б. һәм ил премьер-министры вазифаларыннан баш тартуын белдерә. 2021 елның 10 гыйнварында узган президент сайлауларында беренче турда җиңә. 2021 елның 28 гыйнварынннан Кыргызстан президенты.
Садыр Жапаров | |
---|---|
Кыргызстан президенты | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2021 елның 28 гыйнвары | |
Премьер-министр | Артем Новиков (в.б.); Улукбек Марипов; Акылбәк Жапаров (в.б.) |
Аңа кадәр | Сооронбай Жээнбәков |
Кыргызстан премьер-министры | |
Вазыйфада 2020 елның 10 октябре – 2020 елның 14 ноябре | |
Аңа кадәр | Кубатбек Боронов |
Дәвамчысы | Артем Новиков (в.б.) |
5нче чакырылыш Жогорку Кеңеш депутаты | |
Вазыйфада 2010 ел – 2013 ел | |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 6 декабрь 1968 (55 яшь) СССР, Кыргызстан ССР, Эссек-Күл өлкәсе, Түп районы, Кең-Суу |
Сәяси фирка | Мекенчил; Ата-Журт |
Җефет | Айгуль Жапарова[d] |
Белем | Фрунзе физик тәрбия һәм спорт институты; Кыргыз-Россия Славян университеты |
1968 елның 6 декабрендә Эссек-Күл өлкәсе Түп районы Кең-Суу авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Фрунзе шәһәрендә физик тәрбия һәм спорт университетында укый (1986—1991). 1987—1989 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 2006 елда икенче югары белем алган: Борис Ельцин исемендәге Кыргыз-Россия Славян университетының юридик факультетын (Бишкәк) тәмамлаган.
2005 елның мартында Түп районыннан 3нче чакырылыш Жогорку Кеңеш депутаты итеп сайлана. «Киләчәк» фракциясе җитәкчесе була.
2007 елның декабрендә узган парламент сайлауларында президент Курманбек Бакиев яклы «Акжол» фиркасеннән Жогорку Кеңеш депутаты итеп сайлана, депутатлыктан китеп, 2007—2009 елларда президент киңәшчесе булып эшли.
2008—2009 елларда Коррупцияне булдырмау буенча милли агентлык комиссары (уполномоченные), 2009—2010 елларда Кыргызстан дәүләт кадрлар хезмәте каршындагы Коррупцияне булдырмау буенча агентлык директоры.
2010 елның июнендә булып узган милләтара вакыйгаларда (Ош шәһәрендә кыргызлар һәм үзбәкләр аарасында булган бәрелеш) кыргыз милләтчеләре ягында катнашкан.
2010 елның октябрендә узган парламент сайлауларында «Ата-Журт» фиркасеннән Жогорку Кеңеш депутаты итеп сайлана. Суд-хокукый мәсьәләләр буенча комитет рәисе була.
2012 елдан башлап туган ягы Эссек-Күл өлкәсендә урнашкан һәм Канаданың алтын чыгару ширкәте Centerra Gold Inc. кулында булган Комтүр алтын руднигын Кыргызстан кулына алуны яклап чыгыш ясый һәм якташ-кыргызлар арасында популярлык казана.
2013 елның мартында Бишкәк район суды «хакимиятне көч кулланып тартып алырга омтылыш» маддәсе буенча 1 ел 6 айга иректән мәхрүм итә, ләкин Бишкәк шәһәр суды сәясәтчене аклый һәм суд залында азат итә.
2013 елның июнендә Садыр Жапаров Эссек-Күл өлкәсе губернаторын тоткын итеп алуда гаепләнә, ләкин үз гаебен танымый, илдән чыгып китә.
Мөһаҗирлектә Кипрда яши.
2017 елның 25 мартында илгә кайтканда Казакъстан-Кыргызстан чигендә кулга алына, Эссек-Күл өлкәсе губернаторы Эмилбек Каптагаевны тоткын итеп алуда гаепләнеп, 11 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм ителә.
2020 елның 6 октябрендә Кыргызстанда парламент сайлаулары нәтиҗәләренә каршы халык баш күтәрүе шартларында тарафдарлары ярдәмендә төрмәдән азат ителә. «Достук» кунакханәсендә Кыргызстан парламенты депутатлары (кворум җитмәү шартларында) Садыр Жапаровны Кыргызстан премьер-министры итеп сайлый. Ил президенты Сооронбай Жээнбәков хакимияттән баш тарткач (отставкага киткәч), 2020 елның 15 октябреннән ил президенты вазифаларын вакытлыча (яңа президент сайлаулар узганчы) башкаруны өстенә ала.
2020 елның 14 ноябрендә, 2021 елның 10 гыйнварында вакытыннан алда узачак Кыргызстан президентын сайлауларда катнашу өчен, Кыргызстан президенты в.б. һәм ил премьер-министры вазифаларыннан баш тартуын белдерә. Кыргызстан президенты в.б. булып парламентның яңа сайланган спикеры Талант Мамытов, премьер-министр вазифаларын беренче вице-премьер Артем Новиков башкарачак.
Вакытыннан алда узачак Кыргызстан президентын сайлауларда Садыр Жапаровка көндәш булырга 14 ноябрьгә 63 кандидаттан гариза кергән. Алар арасында — парламентның элекке спикеры Канат Исаев, «Бутун Кыргызстан» оппозиция фиркасе лидеры Адахан Мадумаров, эчке эшләр министры урынбасары Курсан Асанов һ. б..
2021 елның 10 гыйнварында узган президент сайлауларында беренче турда җиңеп, Кыргызстан Президенты итеп сайланган.
Өйләнгән, дүрт баласы бар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Садыр Жапаров, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.