Полковник Нәҗип Хәмитов

Нәҗип Хәмитов (Нәҗип Шәнгәрәй улы Хәмитов, рус. Назип Шангереевич Хамитов) – Россия һәм совет хәрби эшлеклесе, полковник (1940).

Беренче бөтендөнья, Ватандашлар, Икенче бөтендөнья сугышларында катнаша. Бөек Ватан сугышында һәлак була (1943).

Нәҗип Хәмитов
Туу датасы 18 декабрь 1898(1898-12-18)
Туу урыны Уфа губернасы Уфа өязе Олыкүл авылы
Үлем датасы 5 сентябрь 1943(1943-09-05) (44 яшь)
Үлем урыны Смоленск
Иялек РСФСРПолковник Нәҗип Хәмитов РСФСР
ССРБПолковник Нәҗип Хәмитов ССРБ
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә
ССРБ КК полковнигы
Җитәкчелек иткән корпус командиры
Бүләкләр һәм премияләр Ленин орденыКызыл Байрак ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Тәрҗемәи хәле

1898 елның 5 (18) декабрендә Уфа губернасы Уфа өязе Бишавыл-Уңгар вулысы (хәзерге БР Кырмыскалы районы) Олыкүл авылында туган. Татар. 1917 елдан хәрби хезмәттә. Хатыны — Софья Ильинична Хәмитова (Богырысланнан).

Хәрби карьера

  • 1917 елның июненнән 1918 елның июленә кадәр патша армиясендә. Идел буе хәрби округының Волжскидагы 245- запастагы полкның укыту командасын тәмамлый.
  • 1918 елдан Уфадагы мөселман полкында кече унтер-әфисәр.
  • Адмирал А.В. Колчакның 3- аклар армиясе 16- татар полкы сапёрлар командасында рядовой. Фельдшерлар әзерләү курсларын тәмамлый һәм армиянең Тум губернасы Тайга станциясендә урнашкан җыелма госпиталендә хезмәт итә.
  • 1919 елның декабрендә үз теләге белән 5- Кызыл Армия сафына баса һәм Тум госпиталенә нәзир итеп билгеләнә.
  • 1920 елда Тумдагы хәрби-пехота курсларын тәмамлый.
  • Казандагы Татар укчы полкына взвод командиры итеп күчерелә.
  • 1921 елда Идел буе хәрби округының Казандагы югары хәрби мәктәбендә укый.
  • Одессадагы махсус максаттагы аерым бригаданың (ЧОН) 6- батальонында рота командиры.
  • Березовка каласындагы 2- аерым ЧОН батальонында взвод командиры.
  • 1924 Ананьев каласындагы 95- укчы дивизиянең 283- укчы полкы взвод һәм рота командиры.
  • 1931 РККА комсоставның Выстрел белем күтәрү курсларында укый.
  • 1934 Казандагы 71- укчы дивизиянең 212-, аннары Алабугадагы 213- (соңрак 3-) укчы полкларда штаб командиры.
  • 1939 209- запас полк командиры.

Бөек Ватан сугышы

  • 422 укчы дивизия штаб башлыгы, аннары 72- запастагы полк командиры.
  • 1942 Төньяк фронтка керүче 1- удар армиянең 397- укчы дивизиясенең штаб нәчәлниге. Демьянск юнәлешендә һөҗүмдә катнаша.
  • К.Е. Ворошилов исемендәге югары хәрби академия тыңлаучысы.
  • 1943 елның маеннан 68- укчы корпус штаб башлыгы, июльдә корпус командиры. Август аенда Көнбатыш фронтта сугыша. Смоленскига һөҗүм операциясендә катнаша. 5 сентябрь көнне һәлак була.
  • Смоленск өлкәсе, Ельня районы, Ново-Тишево авылында , Ельня-Смоленск юлы буенда җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

  1. Рәис Зарипов. Корпус командирлары. Казан утлары, 2015, № 5 ISSN 0206-4189

Сылтамалар

Искәрмәләр

Tags:

Полковник Нәҗип Хәмитов Тәрҗемәи хәлеПолковник Нәҗип Хәмитов Хәрби карьераПолковник Нәҗип Хәмитов Бөек Ватан сугышыПолковник Нәҗип Хәмитов Бүләкләре, мактаулы исемнәреПолковник Нәҗип Хәмитов ЧыганакларПолковник Нәҗип Хәмитов СылтамаларПолковник Нәҗип Хәмитов ИскәрмәләрПолковник Нәҗип Хәмитов19401943Беренче бөтендөнья сугышыБөек Ватан сугышыВатандашлар сугышыИкенче бөтендөнья сугышыРоссияРус телеССРБ

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

БразилияПифагорҺиҗри тәкъвимАфразия5 мартC++Әнвәр НургалиевКарина ЭвнФаил Шәфигуллин1978 елның 31 августы вакыйгасыМарат БәшировPortТөшенчәЛайош КошутФирзәр Мортазин114-нче мәктәп (Казан)Äl-QağidäВикипедияләр исемлегеТатар халкының милли бәйрәмнәреEfiriumБашкорт дебет шәлеЧәкчәк1447 елYouTubeЗаһир ИсәнчуринШәмгун СаттаровLiktorДим (станция)Сергей Антипов (1949)«Мин татарча сөйләшәм» акциясе1914 елРәшит ӘхмәтҗановЧуенчыБал кортыМарат Яруллин31 декабрьЗапорожьеФән ВәлиәхмәтовТатарстан Автономияле Совет Социалистик РеспубликасыАмерика Кушма ШтатларыАлманияЗөлфәт ЗиннуровСибгат ХәкимPedru KabralEva ElfieАндрей БочковЭстон телеТатарлар1975 елВольфганг Амадей МоцартЛиссабонEpicaКарабүрекТатар җырыBoeing 737Гөлнара ГатинаСөннәтче бабайГиперсылтамаБеренче май (бәйрәм)Фикрәт ТабиевӘлмәтнефтьГеометрияКайбыч районыТөньяк Македония президентын сайлаулар (2019)1420 елЭтносНәҗип ДумавиПрограммист🡆 More