Мария Реститута (дөньяви исеме — Гелена Кафкова, чех.
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Ватандашлык | Австрия |
Тугандагы исем | чех. Helena Kafková |
Туу датасы | 1 май 1894[…] |
Туу урыны | Husovice[d], Брно-север[d], Брно, Земли Чешской короны[d], Цислейтания[d], Аустрия-Маҗарстан |
Үлем датасы | 30 март 1943[…] (48 яшь) |
Үлем урыны | Вена, Өченче рейх |
Үлем төре | внесудебное убийство[d] |
Үлем сәбәбе | башсызландыру[d] |
Кардәш | Valerie Doczkalik[d] |
Әһәмиятле кеше | Antonia Wiesner[d] |
Һөнәр төре | шәфкать туташы, кәшиш, Каршылык сугышчысы |
Монашеский орден | Францисканцы[d] |
Статус канонизации | блаженный[d] |
Изгенең көне | 29 октябрь |
Мария Реститута Викиҗыентыкта |
1894 елның 1 маенда Австро-Венгриянең Условиеда (хәзерге Чехия Брно шәһәренең бер өлеше) итек ясаучы гаиләсендә туган. Ике яшендә ата-асасы аны Венага алып китә. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң Вена хастаханәләрның берсендә санитар булып эшли.
1913 елда монастырьга килә, IV гасыр христиан газаплысы Реститут хөрмәтенә монах исемен кабул итә. Беренче дөнья сугышыннан соң хирургия шәфкать туташы булып эшли.
1938 елда Австрияне Өченче Рейх үзенә кушкач, ачык рәвештә илдә урнашкан фашистик режимга каршы чыгыш ясый. Нацистик режимны фашлаган ике ачык хат яза. Нацизм карашларына мөккибән хастаханә директорының боерыгы буенча хастәхана палаталарның һәркайсында стенадан тәрене алып ташларга каршы була. Шулар аркасында 1942 елда Гестапо тарафыннан арестка алына һәм гильотина аша үлем җазасына тарттырыла.
1943 елның 30 мартында ул җәзалап үтерелә.
Аның хөрмәтенә Венада урам аталган (Schwester Maria Restituta-Gasse), биредә Мария Реститута эшләгән Mödling хастаханәсе урнашкан.
1998 елның 21 июнендә Рим папасы Иоанн Павел II тарафыннан беатификацияләнә (католик чиркәве изгеләр рәтенә кертелә).
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Мария Реститута, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.