Галиәсгар Камал, тулы исеме Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов (1879 елның 6 гыйнвары — 1933 елның 16 июне) — татар халкының бөек драматургы, язучысы, егерменче йөз башы татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате тарихында зур урын алып торган әдипләрнең берсе.
Хезмәт Батыры (1923). 1926 елда Г. Камалга рәсми төстә «Татар халык драматургы-әдибе» исеме бирелә һәм ул – «татар драма әдәбиятының зур хезмәтчесе, атасы һәм татар артистларының якын ярдәмчесе» дип бәяләнә. Хәзер исә Казанда урнашкан Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә.
Галиәсгар Камал | |
---|---|
Туган телдә исем | Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов |
Туган | 6 гыйнвар 1879 РИ, Казан губернасы, Казан |
Үлгән | 16 июнь 1933 (54 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Яшәгән урын | Галиәсгар Камал йорты |
Милләт | Татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | драматург, журналист |
Җефет | I хатыны Бибигайшә (18??-1918) II хатыны Әсма (1887-1941) |
Балалар | I никахыннан: Әхмәт, Әминә, Фәһимә, Әнәс (1908-1978), Мөхәммәт, Зөфәр II никахыннан: Фаикъ (1919-1941), Фәрит, Наил, Рәфыйка. |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Зәйнәп Камалова |
Бүләк һәм премияләре | Хезмәт Батыры |
Сайт | galiaskar.php |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Галиәсгар Камал нәселе фотосурәтләре. |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Галиәсгар Камал белән бәйле фотосурәтләр. |
Галиәсгар Камал 1879 елның 6 гыйнварында (искечә – 1878 елның 25 декабрендә) Казанда тире эшкәртүче (камчатчы) хезмәткәр Галиәкбәр һәм Мәүгыйзә гаиләсендә беренче бала булып туа. Сабый вакытын әнисенең туган авылы Түбән Масрада (хәзер Арча районына керә) бабалары тәрбиясендә уздыра. Алты яшькә җиткәч, шунда мәктәпкә йөри башлый, аннары, Казанга кайтып, укуын иске тәртиптәге «Касыймия», «Госмания» һәм «Халидия» мәдрәсәләрендә дәвам иттерә. 1893-1900 елларда шул заманның алдынгы мәдрәсәләреннән саналган «Мөхәммәдия»дә укый, бер ук вакытта өч класслы русча мәктәптә башлангыч белем ала.
Мәдрәсәдә укыган елларында Г.Камал әдәбият һәм театр сәнгате белән кызыксына башлый: рус театрында барган спектакльләргә яратып йөри, сәхнә өчен язылган китапларны мавыгып укый һәм үз чорының татар әдәбияты белән якыннан таныша. Ниһаять, аның үзендә дә иҗат дәрте уянып, 1898 елда ул үзенең «Бәхетсез егет» (беренче варианты) дигән тәүге драмасын яза. Күп тә үтми, икенчесе дә языла («Өч бәдбәхет»). Бу ике әсәр һәм шул чорда Г.Камал тарафыннан тәрҗемә ителгән «Кызганыч бала» драмасы (прогрессив төрек язучысы Намык Кәмал әсәре) 1900 елда Казанда аерым китаплар булып басылып чыга.
1900 елда Харитонов матбагасы хуҗасы Иван Харитонов шәхси хәреф кою җитештерүе ачкач, аңа, каллиграф буларак, татар (гарәп) шрифтларын камилләштерергә булыша. Г. Камалның инкыйлабка кадәр иҗат ителгән барлык әсәрләре дирлек әлеге басмаханәдә басылган.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлагач, Галиәсгар Камал, халык арасында аң-белем таратуга булышлык итү максаты белән, 1901 елда «Мәгариф көтебханәсе» исемендә китап бастыру һәм сату ширкәте оештыра һәм 1905 елгы революция көннәренә кадәр бу ширкәтнең эшенә җитәкчелек итә.
1905 елның 29 октябрендә Казанда беренче татар газетасы «Казан мөхбире» чыга. Галиәсгар Камал бу газетада иң күп катнашучыларның берсе була. «Азат», «Азат халык» газеталарын, «Яшен» сатирик журналын чыгаруда да Галиәсгар Камалның өлеше зур.
1906 елның 5 маенда Казанда беренче рәсми ачык спектакль уйнала. Төрекчәдән Г. Камал тарафыннан ирекле рәвештә татарчага тәрҗемә ителгән «Кызганыч бала» драмасы һәм Габдрахман Кәрам тәрҗемәсендә «Гыйшык бәласе» комедиясе куела. Шул көннәрдән башлап Галиәсгар Камал үзенең төп игътибарын татар театрын үстерүгә бирә.
1908 -1909 елларда Габдулла Тукай белән бергә милли-демократик эчтәлектәге «Яшен» исемле көлке журналы чыгара.
1923 елда Галиәсгар Камалга "Хезмәт Батыры" исеме бирелә.
1929 елда ул «Хафизаләм иркәм» исемле комедиясен яза. «Күзсез мастерлар», «Өч тормыш» кебек пьесалары һәм күп кенә шигъри әсәрләре дөньяга чыга.
Галиәсгар Камал, инде әйтелгәнчә, оста тәрҗемәче дә. Николай Гоголь, Александр Островский, Максим Горький, Мольер һәм башкаларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.
Галиәсгар Камал 1933 елның 16 июнендә вафат була. Аның гәүдәсе Казанда Максим Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркындагы туганнар каберлегендә күмелгән.
Галиәсгар Камал тәрҗемә иткән әсәрләр:
I хатыны (унсигез ел бергә яшәгән хатыны) Бибигайшә Садыйк кызы Хәйбуллина (18??—1918). Әтисе сәүдәгәр Садыйк хаҗи, әнисе Бибикамал, абыйсы Хәбибрахман, энесе Габделмәҗит. Бибигайшә 1918 елның 22 февралендә салкын тиеп Казанда вафат булган. 6 балалары туган (дүрт балалары сабый вакытта вафат булган):
II хатыны Әсма Мифтахетдин кызы Сәгъдиева (1887—1941). Әсма 1941 елда Казанда үпкәсенә салкын тиюдән үлгән. Дүрт балалары туган:
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Галиәсгар Камал, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.