Воронкова Любовь Федоровна (1906 — 1976) — совет язучысы, балалар өчен китаплар һәм тарихи повестьлар циклы авторы.
СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Любовь Воронкова | |
---|---|
Туган | 17 сентябрь 1906 яки 4 (17) сентябрь 1906 Мәскәү, Россия империясе |
Үлгән | 20 гыйнвар 1976 (69 яшь) |
Күмү урыны | Ваганьков зираты[d] |
Ватандашлыгы | СССР |
Һөнәре | балалар язучысы, язучы |
1906 елның 4 (17) сентябрендә Мәскәүдә туган. Башта Мәскәү училищесында, аннары Строганов училищесында укый. Гаиләсе Мәскәүне ташлап китә һәм Мәскәүгә якын Коськово бистәсенә төпләнә, Любовь Воронковага укуны калдырырга туры килә.
Мәскәүгә кайткач, Любовь Федоровна журналист булып эшли, илләр буйлап күп йөри, авыл хезмәтчәннәре турында яза.
Беренче шигырьләре «Комсомольская правда» газетасында басылып чыга. Беренче хикәяләр китабы «Шурка» 1940 елда басылып чыга. Аннары сугыш турында китаплары, шул исәптән «Девочка из города» повесте чыга.
Воронкованың повестьлары һәрчак шул чорда яшәгән укучылары кичерешләренә аваздаш. Аларның күбесе документаль. Мәсәлән, «Алтайская повесть» — Таулы Алтайның яшь бакчачылары тормышы турында.
Гомеренең соңгы елларында тарихи темаларга яза: Македония патшасының бала чагы һәм яшүсмер еллары, аның басып алу походлары турында. Урта Азия буенча сәяхәтеннән соң, Любовь Федоровна үзбәк балаларының тормышы турында «Сад под облаками» китабын яза.
1976 елның 20 гыйнварында вафат була. Мәскәүдә Ваганьковский зиратында җирләнгән.
Любовь Воронкованың бөтен тарихи повестьлары да, берәвеннән башка («В глуби веков»), төрле рәссамнарның кызык иллюстрацияләре белән башта «Пионер» журналында басма; «Сын Зевса» повесте журналдагы вариантында икенче исем белән — «Юность Александра» дип аталган була.
Воронкованың өч повестеның тәүге аерым басмалары («Сын Зевса», «В глуби веков», «Герой Саламина») күренекле рәссам Игорь Ильинский тарафыннан иллюстрацияләнә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Любовь Воронкова, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.