Камил Зыятдинов (Камил Шәһәр улы Зыятдинов, 10 июль 1951, Әлки, Буа районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — 16 июль 2015 (64 яшь), ) — хирург, медицина фәннәре докторы (2000), профессор (2003), ССРБ сәламәтлек саклау отличнигы (1991), ТР һәм РФның атказанган табибы (1992, 2000), ТР сәламәтлек саклау министры (1994-2007), Казан дәүләт медицина академиясе ректоры (2007-2015).
Камил Зыятдинов | |
---|---|
Туган телдә исем | Камил Шәһәр улы Зыятдинов тат. Kamil Şähär uğlı Zıyatdinef |
Туган | 10 июль 1951 Әлки, Буа районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 16 июль 2015 (64 яшь) |
Яшәгән урын | Толстой урамы, Казан |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | Казан дәүләт медицина университеты |
Һөнәре | галим |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре докторы[d] |
Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган (1978).
1970 — "Рассвет" колхозының өлкән веттехнигы.
1970-1972 — Совет армиясе сафларында хезмәт итә.
1972-1978 — Казан медицина институты студенты.
1978-1979 - С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең хирургия буенча табиб-интерны.
1979-1984 - табиб-хирург, Буа район үзәк хастаханәсенең поликлиника мөдире.
1984-1989 - Казанның 20-нче номерлы сырхауханәсенең баш табибы.
1989-1994 — 18нче номерлы үзәк район хастаханәсе баш табибы.
1991-1994 - Казан шәһәре Идел буе районы баш табибы вазыйфаларын башкаручы.
1994-2007 — Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры.
2007-2015 - Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина академиясе» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе ректоры;
1995-1997 — иҗтимагый сәламәтлек, икътисад һәм сәламәтлек саклау белән идарә итү кафедрасының бергә эшләү буенча өлкән укытучысы;
1997-2002 — иҗтимагый сәламәтлек, икътисад һәм сәламәтлек саклау белән идарә итү кафедрасы доценты;
2002-2008 — иҗтимагый сәламәтлек, икътисад һәм сәламәтлек саклау белән идарә итү кафедрасы профессоры.
250дән артык фәнни эш, шул исәптән сәламәтлек саклауның оештыру проблемаларына, социаль, икътисадый һәм экологик факторларның халык саулыгына һәм аның хәлен яхшырту юлларына комплекслы йогынтысына багышланган җиде монография авторы. Өстәмә уйлап табылган уртак ике патентның хуҗасы булып тора.
Библиогр.: с. 36-39
Библиогр.: с. 133—137
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Камил Зыятдинов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.