Ибраһим Канапацкий, Ибраһим Борис улы Канапацкий, белар.
Ибраһим Канапацкий | |
---|---|
Туган телдә исем | Ибраһим Борис улы Канапацкий |
Туган | 28 февраль 1949 БССР, Минск өлкәсе, Смиловичи ш.т.б. |
Үлгән | 9 сентябрь 2005 (56 яшь) Минск |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Беларусь |
Әлма-матер | Беларусь дәүләт педагогия университеты[d] |
Һөнәре | тарихчы |
Эш бирүче | Беларусь дәүләт педагогия университеты[d] |
Җефет | Анна Федор кызы Кохно |
Балалар | улы Захар, кызы Зорина |
Ата-ана |
|
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре кандидаты[d] |
1949 елның 28 февралендә БССР Минск өлкәсе Червень районы Смиловичи эшчеләр бистәсендә татар гаиләсендә туган. Әтисе Бронислав (паспорты буенча Борис) Канапацкий, әнисе Софья Мостафа кызы Ильясевич. Апалары Разалия (Александрович), Тәнзилә, энесе Мостафа (Минск ДУ доценты). Исеме бабасы Ибраһим Хәсән улы Канапацкий (XX гасыр башында Смиловичи мәчетенең имамы) хөрмәтенә бирелгән. Канапацкийларның бай тарихлы шәҗәрәсен 1795 елда татар хоругвие ротмистры, Минск воеводалыгы Шитомежицы утарында эре җир биләүче Ибраһим Канапацкий (1721-1795) төзеп калдырган. Канапацкийлар гаиләсендә борынгы бабалары турында истәлекләрне кадерләп саклаганнар, гарәп хәрефләре белән язылган иске китапларны күчереп язганнар.
Смиловичида укыганда Ибраһим тынлы оркестрда уйный. Кечкенәдән тарих белән кызыксынган Ибраһим, Смиловичида урта мәктәпне (1966), «тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы» белгечлеге буенча М. Горький исемендәге Минск дәүләт педагогия институтының тарих факультетын кызыл дипломга (1971), шул ук югары уку йортында аспирантураны (1978) тәмамлаган. «Казакъстанның чирәм җирләрен үзләштерүдә хезмәтчәннәрнең катнашуы. 1954-1960» темасына тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1978).
1971-1973 елларда Минск өлкәсе Березин районы Каменобор урта мәктәбендә укыта.
1978 елдан М. Горький исемендәге Минск дәүләт педагогия институтында (1993 елдан Беларусь дәүләт педагогия университеты, 1995 елдан Максим Танк исемендәге Беларусь дәүләт педагогия университеты) башта КПСС тарихы кафедрасында (соңрак тарих кафедрасы) һәм физика факультетында тарих фәненнән укыта, доцент.
1990 еллар башыннан, Беларусь бәйсезлек алгач, Беларусь татарларының бай тарихын һәм мәдәниятен өйрәнә һәм пропагандалый башлый.
1991 елда Якуб Адәм улы Якубович (?-1999) белән берлектә Минскида Беларусь татар-мөселманнарының иҗтимагый мәдәни «Әл-Китаб» берләшмәсен (2000 елдан Беларусь татарларының «Зикер-үл-Китаб» (белар. Зiкр-уль-Кiтаб) иҗтимагый берләшмәсе) төзи.
1993 елның 26-27 мартында татарлар һәм караимнарның хәзерге Беларусь, Литва, Польша җирләренә килеп төпләнүенә 600 ел тулуга багышланган Беренче халыкара (Беларусь, Литва, Польша, Кырым, Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград галимнәре катнашында) конференция уздыруда башлап йөри.
1994 елның гыйнварында И. Канапацкийның якыннан катнашында Беренче бөтенбеларусь мөселманнар корылтае уздырыла, корылтай карары нигезендә 2 февральдә Беларусь мөселманнарының дини берләшмәсе төзелә. Берләшмә 25 мөселман җәмгыятенең эше белән җитәкчелек итә. Мөфти урынбасары булып сайланган И. Канапацкий Слонимда (1994), Смиловичида (1996), Новогрудокта (1997), Видзыда (1999), Клецкида һәм Молодечнода (2000), Ловчицыда (2002) мәчетләрне яңарту яки яңабаштан төзүдә, Ивьеда татар мәдәният үзәген ачуда (1995), Минскида яңа мәчет төзүне башлауда (2016 елның 11 ноябрендә Рәҗәп Әрдоган һәм Александр Лукашенко катнашында ачыла) катнаша. Смиловичи мәчетендә гыйбадәтләрне гадәттә үзе үткәрә.
Татарларны ассимиляциядән саклап калган төп һәм бердәнбер көч — ислам. Шуңа күрә мәчетләр төзү һәм мөселман динен яңарту – үзмаксат түгел, ә татар халкының рухи мирасын һәм этноконфессия мәдәниятен саклауда мөһим этап. И. Канапацкий |
1997 елда И. Канапацкий башлангычы белән Беларусь татар яшьләренең регион берләшмәсе корыла.
Беларусь татарлары тарихын өйрәнү буенча 11 халыкара фәнни-гамәли конференция оештыру, форумнар материалларын мөхәррирләп, аерым басма итеп чыгару юлы белән Беларусь татарлары белән кызыксыну уятуга һәм алар турында белемнәрне киңәйтүгә ирешә.
1997 елда Беларусь татарларының гарәп хәрефле басма һәм кулъязма китаплары күргәзмәсен оештыра.
Беларусь татарларының делегациясе составында Төньяк Кипр Төрек Җөмһүрияте президенты белән очрашуда (1999), АКШ Конгрессының милли азчылыклар эшчәнлеге программасын төзүче комиссиясе әгъзалары белән очрашуда (Вашингтон, 2000), «Халыкара тынычлык илчесе» сыйфатында Ливия Гарәп Җөмһүриятендә (2000, апрель), Чад Республикасында (2000), Гыйракта (2001), Иерусалимда (2004), күп мәртәбәләр Төркиядә, Татарстанда, Польшада, Литвада була.
«Беларуская мінуўшчына», «Кантакты і дыялогі», «Пачатковая школа», «Роднае слова», «Беларускі гістарычны часопіс» журналларында, «Беларусіка=Albarutenica» җыентыгында, «Звязда», «Настаўніцкая газета» беларусь газеталарында билгеле татар галимнәре, сәясәтчеләре, хәрбиләре, шул исәптән С. Александрович, С. Думин, Я. Якубовский, Я. Ясинский, Сөләйман-паша һ.б. турында мәкаләләр бастыра.
Хатыны Анна Федор кызы Кохно (Ганна Кохна, милләте белорус), хокук белгече. 1975 елда өйләнешкәннәр.
2014 елда Смиловичи эшчеләр бистәсенең И.Б. Канапацкий туган һәм яшәгән Республика урамы 62нче йорт диварына истәлек тактаташы (скульптор Алесь Шатерник эше) урнаштырылган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ибраһим Канапацкий, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.