Запорожье Сече

Запорожье Сече (украинча Запорiзька Січ), татарча тәрҗемәсе Бусагалар арты стан — XVI — XVIII гасырларда түбән Днепр елгасы буенда урнашкан казаклар хәрби, идарә үзәкләре.

Хәрби төп ныгытма (хәрби стан) исеме буенча "Сечь" дип йөртелгән һәм түбән Днепр буендагы урыннар исеме — Запорожье — димәк Бусагалар арты — дип аталган. Запорожье Сече татар теленә тәрҗемәсе — Бусагалар арты стан.

Запорожье Сече
Запорожье Сече зур байрагы, XVI−XVIII гасыр

Исем

Сечь ул ныгытма, аның эчендә чиркәүләр, хуҗалык биналары һәм торак өйләре — куреньнәр урнашкан булган.

Сѣчъ — Сечь — кисү , кисеп ясау (русча высекать) сүзеннән килеп чыккан, казаклар станы казык читән белән чолгап якланган булган.

Кайчакта Сечь урынына Кош дигән сүз кулланыла. Кош — ул гаскәрнең вакытлы тукталышы урыны, хәрби ирәк (хәрби лагерь).

Кыска тарих

Запорожье Сече 
Запорожье Сече 1751 елда (Казаклар Һетманлыгы һәм Россия империясе

Днепр елгасы бусагалары артында урнашкан казаклар авыллары XVI гасырда барлыкка килгән.

1552 елда Дмитрий Вишневецкий нигез салган Хортица сече барлыкка килгән. 1556-1557 кырым татарларына каршы сугышы нәтиҗәсендә казаклар җиңелә һәм чигенә, Хортица шәһәрчеге җимерелә.

Соңрак ике гасыр дәвамында Запорожье Сече төрле урыннарда булган.

Төрле вакытта Запорожье Сече Речь Посполитая яки Россия дәүләтенә бәйле булган.

1654 елда Переяславль радасыннан соң Запорожье Гаскәре Мәскәү патшасына хәзмәт итә башлаган.

1708 елда Көньяк сугышы вакытында Запорожье Гаскәре гетманы Мазепа Швеция патшасы Карл XII ягына күчә. Пётр I Мазепа хыянәтен кичермәгән һәм Көньяк сугышта җиңгәннән соң 1709 елда Запорожье Сечен юк иткән.

Пётр I үлгәннән соң 1733 елда Яңа Сечь барлыкка килгән, ләкин ул тик 1775 елга кадәр булган.

1775 елның 3 августында Екатерина II "Запорожье Сечен юк итү һәм аны Яңарусия губернасына кушылу" турында әмерне имзалаган.

Запорожье Сечен юк итү төп сәбәпләре: Россия империясе Кырым ханлыгын басып алганнан соң, Күчүк-Кайнарҗа Солых килешүен имзаланганнан соң, казаклар тарафыннан империя көньяк чикләрен сакларга кирәк түгел инде булган.

Запорожье гәскәре

Реестрлы казаклар полклары

  1. Ак Чиркәү полкы
  2. Канев полкы
  3. Киев полкы
  4. Корсунь полкы
  5. Запорожье гаскәре Переяслав полкы
  6. Черкассы полкы

Әдәбият

  • История Украины: научно-популярные очерки / Институт истории Украины, НАН Украины. Кол. авт. Под ред. В. А. Смолия. [1]. — К.: ОЛМА Медиа Групп, 2008. — 1070 с. — ISBN 978-5-373-02355-9
  • Потто В. А. Кавказская война − в 5-и томах = «Кавказская война в отдельных очерках, эпизодах, легендах и биографиях». — 1899.
  • Запорожская Сечь // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона: В 86 томах (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Большой энциклопедический словарь: [А − Я] / Гл. ред. А. М. Прохоров. — 1-е изд. — М.: Большая Российская энциклопедия, 1991. — ISBN 5-85270-160-2; 2-е изд., перераб. и доп. — М.: Большая Российская энциклопедия; СПб.: Норинт, 1997. — С. 1408. — ISBN 5-7711-0004-8; БЭС на электронном ресурсе «Словари и энциклопедии на Академике» (dic.academic.ru).

Tags:

Запорожье Сече ИсемЗапорожье Сече Кыска тарихЗапорожье Сече Запорожье гәскәреЗапорожье Сече ӘдәбиятЗапорожье СечеДнепрКазаклар

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Дорин ДамирНурлан ГаниевСкиоEva ElfieҮзбәкстанКолледж-СтейшенГоторн (Калифорния)АбехуэлаВайт-Оук (Техас)Флетчер (Вермонт)ДевентерМәдәният4 декабрьНикарагуаБәдер сугышыСаттер (округ, Калифорния)Алмаз ГәрәевМихаил НестеровБурятияЯпонияНаполеон БонапартСент-ЛюсияКарчери Басе (Л'Аквила)1728 елКырның квант теориясеАнтон Богданов (1984)Чон ДжонгукВенесуэлаУрта Идел краеБич-Гейвен-Вест (Нью-Джерси)Donetsk Xalıq RespublikasıБалтимор (округ, Мэриленд)Җәйге Олимпия уеннары 2020Тормыштан канәгатьлелек индексыМари-Гийемин БенуаАмур өлкәсеМеридиан (Миссисипи)БилбаоЯва телеМедҗуречъе (Иваньица)Коридон (Индиана)ӘҗәтБристоль (сан алу урыны, Вермонт)Ла-Абра-Гайтс (Калифорния)ИстанбулГабдулла Тукай биографиясеКөньяк Кытай диңгезеТанкгеннок (Пенсильвания)ЭрустесВоронеж өлкәсе2024 елКолдвелл (Айдахо)Маршалл УтрауларыКоммунизмЖак ШиракВладимир ЛенинГарәп яуларыҺоң КоңВасилий Берви8 мартОуклендИкътисадЯпониядә исламХант-Манси — Югра автономияле округыРафаил ТөхфәтуллинУрта гасырларФорт-Вашингтон (Мэриленд)Меро (Луизиана)ШәһәрУкраиннарРиваятьЛоренс (Канзас)Винарис ИльегетСоветлар Берлеге коммунистик фиркасе🡆 More