Дилма Вана Русеф (Роуссефф) (порт. Dilma Vana Rousseff, МФА ; 14 декабрь 1947, Белу-Оризонти) — сәясәтче, 2011 елның 1 гыйнварыннан алып Бразилия Федератив Республикасы президенты, сул Эшчеләр фиркасе әгъзасе.
порт. Dilma Vana Rousseff | |
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Ватандашлык | Бразилия |
Тугандагы исем | порт.-браз. Dilma Vana Rousseff |
Туу датасы | 14 декабрь 1947[…] (76 яшь) |
Туу урыны | Белу-Оризонти, Бразилия |
Ата | Педро Русеф[d] |
Ана | Дилма Жане Коимбра Силва[d] |
Кардәш | Igor Rousseff[d] |
Ире яки хатыны | Cláudio Linhares[d] һәм Carlos Araújo[d] |
Балалар | Paula Rousseff[d] |
Туган тел | португал теле |
Һөнәр төре | икътисадчы |
Башкарган вазыйфа | Бразилия президенты[d], President-elect of Brazil[d] һәм President-elect of Brazil[d] |
Әлма-матер | Федеральный университет Риу-Гранди-ду-Сул[d] һәм Кампинасский государственный университет[d] |
Активлык урыны | Бразилиа |
Строка принадлежности | Office of the President of Brazil |
Сәяси фирка әгъзасы | Партия трудящихся[d] |
Намзәт булган сайлаулар | Brazilian presidential election, 2014[d] һәм Президентские выборы в Бразилии[d] |
Катнашучы | International endorsement letter to the people of Barcelona in support of Ada Colau[d], Dialogue for Catalonia[d] һәм World Economic Forum Annual Meeting 2014[d] |
Бүләкләр | |
Рәсми веб-сайт | dilma.com.br(порт.) |
Болеет за команду | Атлетику Минейру (футбол клубы) |
Способ бесчеловечного обращения | пытка[d] |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 6 716 521 |
Дилма Русеф Викиҗыентыкта |
Дилма болгар эмигранты Петр Русев (болг. Петър Стефанов Русев) гаиләсендә туа. Аның атасы, Болгар коммунистлар партиясенең актив әгъзасы буларак сәяси эзәрлекләүләрдән 1929 елда Болгариядан эмиграцияга качырга мәҗбүр була, бераз вакыт Франциядә яши — биредә фамилиясен Rousseff дип яза башлый. Аннары Аргентинага күченә һәм берничә ел үткәч Бразилияга күчә, монда Дилма Жана Коимбра Силва белән никахлаша. Аларның өч баласы була: Игорь, Дилма Вана һәм Жана Лусиа.
1964 елда хәрби алмашыну барышында президент Жуан Гуаларт хакимияттән куылганнан соң Дилма сәясәт белән актив кызыксына башлый. 1967 елда Бразилия социалистик фиркасенең яшьләр оешмасы, ә аннары аның радикаль фиркәсе — «Милли коткару командасы» составына керә. Бу фирка илдәге хәрби диктатурага каршы кораллы көрәш идеяләрен яклап чыга. Берничә еллап Дилма яшерен кораллы оешмалар составында була, әммә туры хәрби хәрәкәттә катнашмый.
1970 елда Русеф кулга алына һәм төрмәгә ябыла. Биредә аны тукмаганнар һәм электрошок белән җәзага тарттырганнар.
1972 елның азагында Дилма Русеф зинданнан зәгыйфь һәм авыру булып чыга. Аякка басканнан соң ул яңадан Бразилиянең көньягындагы Риу-Гранде-ду-Сул штатында укуын дәвам итә. Монда аның икенче ире — яшерен революцион җитәкчеләрнең берсе Карлос Араужо төрмәдә утыра һәм 1973 елда иреккә чыга, аларның 1976 елда кызлары туа. 1977 елда Дилма Русеф икътисад һөнәре буенча бакалавр дипломы белән Риу-Гранди-ду-Сул федераль университетын тәмамлый.
1980 нче елларда кандидатлык эшен яза башлый, әммә аны язып бетерми. Бу вакытта Дилма Русеф яңадан «сул» оешмалар белән мөнәсәбәтен кайтара, һәм Демократик эшчеләр фиркасенең киңәшчесе булып китә.
1980 нче еллар азагында Порту-Алегри шәһәре хакимиятендә эшли. 1990 елларда дәүләт карамагында булмаган Икътисад һәм статистика фондын (порт. Fundação de Economia e Estatística) җитәкли һәм Риу-Гранди-ду-Сул штатыннан Энергетика министрлыгында эшли.
Озак еллар дәвамында Демократик эшчеләр партиясендә әгъза булганнан соң Дилма Русеф 1990 нчы еллар азагында радикаль карашлы булган Эшчеләр фиркасена күчә. 2002 елда президентка кандидатлыкка булган Луис Инасиу Лула да Силваны яклап сайлаулар кампаниясендә катнаша һәм ул президент итеп сайлангач 2003 елның гыйнварында Дилма Русеф энергетика министры итеп билгеләнә. 2005 елның 21 июннән алып Бразилия президенты хакимияте башлыгы була.
2010 елда Бразилия президентына кандидат була һәм сайлаулар кампаниясе барышында аграр һәм сәяси реформалар үткәрү өчен чыгыш ясый, раса квоталарын, ирекле дин тотуны һәм бер җенесле граждан союзларын яклый, үлем җазасына һәм җиңел наркотикларны легализацияләүгә каршы була.
2010 елның 3 октябрендә үткән президент сайлауларының берене турында Дилма Русеф 47,5 миллионнан артык (46,9 %) тавыш җыеп икенче турга чыга, биредә аңа Бразилия социал-демократик партиясеннән кандидат Жозе Серра көндәш була. Икенче тур нәтиҗәләре буенча Русеф 56 % тавыш җыеп Бразилиянең президенты итеп сайлана һәм ил тарихында бу вазифаны үтәгән беренче хатын-кыз була.
2014 елда тагын президентка кандидатурасын тәгъдим итә. 2014 елның 5 октябрендә үткән беренче турда 41,6 % тавыш җыеп икенче турга үтә, биредә аның көндәше булып Бразилия социал-демократик партиясеннән кандидат Аэсио Невес була. Икенче турда Дилма Русеф 51,6 % тавыш җыеп янә президент итеп сайлана.
Дилма ике тапкыр кияүдә була, хәзер аерылышкан. Икенче никахтан кызы бар.
2009 елда Дилма Русеф яман шеш авыруыннан дәвалана.
2014 елның 31 август көнендә архивланган.
2010 елның 6 октябрь көнендә архивланган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Дилма Русеф, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.