Дилбәр Данис кызы Сөләйманова, тәхәллүсе Дилбәр Булатова (12 гыйнвар 1972) — Башкортстанда яшәп татар телендә иҗат итүче язучы, публицист.
Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Илдар Юзеев исемендәге премия лауреаты (2021). Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2021).
Дилбәр Булатова | |
---|---|
Файл:.jpg | |
Туган телдә исем | Дилбәр Данис кызы Сөләйманова |
Туган | 12 гыйнвар 1972 (52 яшь) БАССР Чакмагыш районы Кашкар авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Һөнәре | язучы, журналист |
Бүләк һәм премияләре | Илдар Юзеев премиясе Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре |
Булатова Дилбәр Данис кызы 1972 елның 12 гыйнварында Башкорт АССР-ының Чакмагыш районы Кашкар авылында туган. Үзләрендә башлангыч мәктәптә белем ала, аннан соң Калмашбаш урта мәктәбендә укый һәм аны алтын медальгә бетерә. Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-рус бүлеген кызыл диплом белән тәмамлый.
Мәктәптә укыган һәм студент елларында аның мәкаләләре «Игенче» район газетасында, шулай ук «Башкортстан пионеры», «Кызыл таң», «Өмет» газеталары битләрендә басылып чыга. Дилбәр Булатова район гәзите оештырган «Яшь хәбәрчеләр» түгәрәгендә актив катнаша. 1995 елда, Башкорт дәүләт университетын тамамлагач, аны «Толпар» яшьләр журналына эшкә чакыралар. Бүгенге көндә ул шушы журналда бүлек мөдире булып эшли.
1994-1996 елларда «Толпар» журналы оештырган хикәя конкурсында җиңеп чыга. 2001 елда Казан шәһәрендә үтә торган «Иделем акчарлагы» яшьләр конкурсында призга лаек була. 2005 елда Башкортстан «Китап» нәшриятендә «Яшьләр тавышы» сериясендә аның «Туй» дип исемләнгән хикәяләр җыентыгы дөнья күрә. Китапның авторы үзе язуынча: «Бу китапта минем тормыш юлымда бөтен күргән-ишеткәннәрдән хикәяләр сырлы. Безнең тормыш көндә бәйрәм, көндә туй түгел, әмма безгә — кешеләргә аның һәр мизгеле кадерле һәм әһәмиятле».
Дилбәр Данис кызы Булатованың тормыш иптәше — Сөләймәнов Рим Кәрим улы Иске Балак авылында туып үскән. Уфа нефть университетын тәмамлаган, төзелештә эшли. Дилбәр Данис кызы һәм Рим Кәрим улы ике бала — кызлары Гөлназ һәм уллары Азаматны тәрбияләп үстерәләр.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Дилбәр Булатова, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.