Гала Дали

Гала Дали, тугандагы исеме Елена Иван кызы Дьяконова, соңрак Галина Дмитрий кызы Дьяконова (рус. Галина Дмитриевна Дьяконова, фр. Gala Dalí, 1894 елның 26 августы, Казан — 1982 елның 10 июне, Франция, Пуболь) — модель, рәссам Сальвадор Далиның хатыны (1958 елдан) һәм музасы.

Гала Дали
Гала Дали
Туган телдә исем Елена Иван кызы Дьяконова
Туган 26 август 1894(1894-08-26)
Казан
Үлгән 10 июнь 1982(1982-06-10) (87 яшь)
Пуболь, Франция
Күмү урыны Замок Пуболь[d]
Яшәгән урын Замок Пуболь[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясеГала Дали Русия империясе
ФранцияГала Дали Франция
Һөнәре модель
Җефет Поль Элюар[d] һәм Salvador Dali
Өйдәш Макс Эрнст[d]
Балалар кызы Сесиль

Гала Дали Гала Дали Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

Гала Дали 
Доминик Бона китабы

1894 елның 26 августында Казанда чинауник Иван Дьяконов гаиләсендә туган. Тугач бирелгән исеме Елена була. Әнисе Антонина Деулина кызын, яратып, Галина-Гала дип йөртә. Абыйлары Вадим һәм Николай, сеңлесе Лидия, әниләре үрнәгендә, аны Галя дип йөртә башлыйлар. Әлеге исем кызның үзенә дә охшый. Гаилә Казанның Зур Кызыл урамында яши. Елена-Галина Казанның Ксения гимназиясендә укый. 1905 елда, Галинага 11 яшь тулганда, әтисе Иван Себергә алтын приискасына бәхет эзләргә киткән җиреннән үлеп кала. Әнисе Мәскәү адвокаты Дмитрий Илья улы Гомбергка кияүгә чыга. Гаилә яшәргә Мәскәүгә күченә. Акыллы һәм сөйкемле үги әтисе тиктормас холыклы үги кызы белән дуслык урнаштыруга ирешә, шуңа күрә Елена-Галина, үз теләге белән документларында атасының исемен Дмитрийга алыштыра.

Мәскәүдә гимназиядә бик тырышып укый, гуманитар фәннәрне ярата, бигрәк тә чит телләрне җиңел үзләштерә. Классик музыка, шигърият, театр белән тулган мохиттә тәрбияләнә. Мәскәүдә Трехпрудный тыкрыгында яшәүче профессор Иван Цветаевның өендә була, аның кызлары Анастасия (Ася) һәм Марина белән дуслаша.

Балачактан сәламәтлеге какшау булган Галина 1913 елда үпкә туберкулезы белән авырый һәм Швейцариягә дәваланырга китә.

Чит илдә

Эжен Грендель

Швейцариянең Клаведель курортында яшь шагыйрь Эжен Грендель (киләчәктә XX гасырның күренекле шагыйре, француз сюрреализмына нигез салучы булачак Поль Элюар) белән таныша, 1917 елның февралендә алар өйләнешәләр. Кызлары Сесиль туа. Парижда яшиләр. Акыллы, эшлекле һәм көчле холыклы Гала шагыйрь иренә үзенчәлекле һәм кабатланмас иҗади йөзен табарга булыша, беренче китапларын бастыруда башлап йөри, кыюсыз Эжен Грендельдән нечкә тоемлы, бик үзенчәлекле заманча шагыйрь Поль Элюарны ясый. Гаилә 1927 елда юлларында яшь (Галадан 10 яшькә яшьрәк) каталонияле экстравагант рәссам һәм сынчы Сальвадор Дали очраганчы, бик бәхетле яши.

Сальвадор Дали

Гала Дали 
С. Дали. «Гала тәрәзәдә»
Гала Дали 
С. Дали. «Гала Градива» (Алга әйдәүче)

Сальвадор Дали 1944 елда язган «Сальвадор Далиның яшерен тормышы» китабында, беренче очрашканда Гала аны әллә ни җәлеп итмәвен, бары тик аның акыллы йөзенә игътибар итүен язган. Икенче очрашканда, икесендә дә мәхәббәт уты кабына. Классик мәхәббәт өчпочмагы барлыкка килә. Поль Элюарның Гала белән аерылышасы килми, аңа бер-бер артлы шигырьләр багышлый, «кыз туганым, дустым, сөйгәнем, серем» дип атый, бергә калуны үтенә. Галага багышланган шигырьләре дөнья шигъриятенең алтын фондына кергән. 1932 елда гына француз суды аларны аера. Гала күпчелек вакытын Сальвадор Дали белән үткәрә. Рәссамның тормыштагы дустына, сөяркәсенә әйләнә, бухгалтеры һәм менеджеры була. Гала белән кушылгач, Сальвадор Дали барлык элекке дуслары (шул исәптән, испан шагыйре Ф.Г. Лорка) белән араны өзә, башка хатын-кызлар белән дә элемтәләрен бетерә. Галаның, киресенчә, күп санлы баш иючеләре һәм, кагыйдә буларак, үзеннән яшьрәк сөяркәләре була. Дали хатынының элемтәләре турында хәбәрдар була. Барыбер Гала белән канунлы никахка керү турында кайгырта, католик чиркәве кануны буенча никахлашырга рөхсәт сорап, Рим папасына мөрәҗәгать итә. Поль Элюар исән вакытта, чиркәү рөхсәт бирми. 1958 ел да гына Дали белән Гала законлы никахлаша. Сальвадор Дали хатынына бик күп санда картиналар, сыннар багышлый, аның өчен Гала муза гына түгел, алиһә дәрәҗәсендә була, картиналарында ул аны мадонна кыяфәтендә сурәтли.

Сугыш елларын һәм сугыштан соңгы елларны АКШта үткәрәләр. Америкада хатыны Галаның даими ярдәме белән Далиның сюрреалистик иҗаты зур данга күмелә, рәссам гений дәрәҗәсенә күтәрелә.
1940 елларның ахырында Аурупага кайталар.

Галаның вафатыннан соң (1982 елнң 10 июне), аның васыяте буенча, Порт-Льигаттан ерак булмаган үзләренең Пуболь кальгасында, үтә күренмәле капкачлы табутта җирли. Далиның (хатыны үлгәннән соң 7 елдан вафат була) үзен җирләмиләр, бәлзәмләп Дали театрына (музей) экспонат итеп куялар. Табутына якын урынга Кадакес курортында беренче очрашкан җәйдә бергә утырып йөзгән «Гала» көймәсен китереп куйдыра.

Чыганаклар

Әдәбият

  1. Бикбулатов Р. Казань. Знаменитые люди. Книга первая. К.: «Заман», 2003. ISBN 5-89052-016-4
  2. Делассен С. Гала для Дали. Биография супружеской пары. М.: Текст, 2008.
  3. Бона Д. Гала — муза Дали. М.: Русич, 2002. ISBN 5-8138-0314-9.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  • Сальвадор Далиның яшерен тормышы(рус.)
  • Carré d'Art, Jean-Pierre Thiollet, Anagramme Editions, 2008, p. 213. ISBN 978-2-35035-189-6
  • Tags:

    Гала Дали Тәрҗемәи хәлеГала Дали Чит илдәГала Дали ЧыганакларГала Дали ӘдәбиятГала Дали СылтамаларГала Дали ИскәрмәләрГала Дали10 июнь1894 ел1958 ел1982 ел26 августКазанРус телеСальвадор ДалиФранцияФранцуз теле

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    20 март681 елХордалыларТирәнкүл районыРиччонеГермания Демократик РеспубликасыДорин ДамирСембер районыНевада (округ, Арканзас)Сан-Поло-МатезеКырның квант теориясеПаркинсон чиреCanluici BuffonНью-ЙоркГербЧула-ВистаҖәк КилбиГоторн (Калифорния)ШердингӘфганстанОктябрьТвиттерЛилия ХәмитоваБәдер сугышыМеро (Луизиана)Роско (Техас)МытищиШвейцариядә исламХориоидея меланомасыГардвик (Вермонт)ЕрмиКохмаЮг телеВосау (Висконсин)КонстантиновскСанлы объект таныклыгы4 декабрьVФорт-Вашингтон (Мэриленд)АлманнарБазарлы Сызган районыЭлерс-Данлос синдромыСишәмбеЛулинг (Луизиана)Фирүзә ҖамалетдиноваРозалин Сасмен ЯлоуЭнциклопедияРиҗел КентаврВена шәһәреBötendönya kileşterelgän waqıtıСаба районы1971 елУкраиннарНәҗип ДумавиMozilla FirefoxБурятияКоридон (Индиана)ПольшаТашкәнтЛаймен (округ, Көньяк Дакота)Варгаши районыНәҗип БәдретдиновКресент-Сити (Калифорния)КазанавылWikiТайто (махсус район)Кәүсәр сүрәсеҖәүдәт ХантимеровБюльйонПарацетамол2 майХолмат ОдиловХокон (округ, Көньяк Дакота)Рандолф (округ, Индиана)🡆 More