Габдулла Солтанов, Габдулла (Абдулла) Әфзал улы Солтанов (баш. Абдулла Авзал улы Солтанов, 1928 елның 25 сентябре, СССР, РСФСР, БАССР, Тамьян-Катай кантоны, Кобагыш ― 2023 елның 17 августы, РФ, БР, Учалы районы, Кобагыш) — үзешчән җырчы, курайчы, БР халык артисты (1996), БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1986), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1992).
Габдулла Солтанов | |
---|---|
Туган телдә исем | Габдулла Әфзал улы Солтанов |
Туган | 25 сентябрь 1928 СССР, РСФСР, БАССР, Тамьян-Катай кантоны, Кобагыш |
Үлгән | 17 август 2023 (94 яшь) РФ, БР, Учалы районы, Кобагыш |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Һөнәре | үзешчән җырчы, курайчы |
Җефет | Нәдибә |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | (1992) |
1928 елның 25 сентябрендә БАССР Тамьян-Катай кантоны (хәзерге Учалы районы) Кобагыш авылында туган. Әтисеннән һәм туганнарыннан курайда уйнарга һәм озын көйләр башкарырга өйрәнә. 40 еллап Учалы районы Бәйрәмгул совхозында көтүче булып эшли. Башлангыч мәктәптән үк үзешчән сәнгатьтә катнаша.
2023 елның 17 августында Учалы районы Кобагыш авылында вафат.
Бай тембрлы, киң диапазонлы, 2 октавадан югары тавышка ия җырчы. Һөнәри сәхнәгә 1955 елда аяк баса. Мәскәүдә «Башкортстан мәдәнияте ункөнлеге»ндә (1955) җырчы Наҗия Аллаяровага курайда уйный. Тумыштан драматик сәләткә ия. Россия, Болгария, Алмания, Португалия, Франция буйлап гастрольләрдә була. 1993 елда, машина бәрдерү сәбәпле, күзләре сукырайса да, сәхнәне ташламый.
«армия», «Буранбай», «Биеш», «Гыйльмияза», «Зәлифәкәй», «Зөлхәбирә», «Каһым түрә», «Сибай», «Томан», «Тәфтиләү», «Урал», «Хисам», «Шәүрә», «Шәфыйк», Аргужа һ.б. тарихка багышланган халык җырлары, озын көйләр – барлыгы 60 көй.
2013 елда Г. Солтанов турында «Җан җыры» (Песнь души) фильмы (Башкортстан ДТРК) төшерелгән. Сценарий авторы – Мәүлит Ямалетдин. Флюра Килдиярова, Рәсүл Карабулатов истәлекләр белән уртаклаша.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Габдулла Солтанов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.