Бхактивино́да Тхаку́р (Bhaktivinoda Ṭhākura, Бенгаль телендә:ভক্তিৱিনোদ ঠাকুর; туганда исеме — Кедарна́тх Да́тта, Kedarnath Datta; 1838 елның 2 сентябре — 1914 елның 23 июне) — Бенгалия Яңарышының мәшһүр фәлсәфәчесе һәм олы фикер иясе, Гаудия-вайшнавизмның реформаторы, XIX гасыр башында — XX гасыр башында бу традициянең яңарыш чыганаклары башында торган.
Үз вакытының иң тәэсирле Гаудия-вайшнав рухи җитәкчесе. Улы Бхактисиддханта Сарасвати (1874—1937) белән Көнбатышта Гаудия-вайшнавизмның илһамландыручысы һәм нигезләүчесе дип санала. (Бхактисиддханта Сарасвати) — соңыннан мәшһүр Гаудия-вайшнав дәгъвачысы һәм рухи җитәкче булып киткән. Кедарнатх бхадралок санына кергән — Бенгаль Яңарыш чорының Бенгаль интеллектуаль элитасы, ул традицион Һинд дине ышануларын һәм йолаларын рациональләштерергә тырышкан. Яшь вакытында Кедарнатх күп вакытын төрле Һинд дине һәм Көнбатыш дини һәм фәлсәфи системаларның чагыштырмача өйрәнүенә һәм анализына багышлаган, һәм алар арасында гади, әмма шул ук вакытта интеллектуаль канәгатьләндерә торган юл эзләгән. Ул Көнбатыш фикерен һәм традицион фикерләрне диннән феноменаль һәм трансцендент аспектны чыгарып чагыштырып караган. Хезмәтләрендә ул хәзерге тәнкыйть анализын Һинд дине мистицизмы белән уңышлы тәңгәл китергән. 29 яшендә Кедарнатх рухи сайлавын эшләп урта гасыр Вайшнав мистикы Чайтаньяның (1486—1534) тарафдары булган. Шул вакытыннан бирле ул үзен Гаудия-вайшнав дини-фәлсәфи традициясен тирәнтен өйрәнүгә багышлаган һәм вакыт узу белән Бенгалия вайшнавларының ихтирам ителгән рухи җитәкчесенә әйләнгән. Кедарнатх Гаудия-вайшнавизм буенча йөзләрчә китапларның авторы булган, шулар арасында «Кришна-самхита» (1880), «Чайтанья-шикшамрита» (1886), «Джайва-дхарма» (1893), «Таттва-сутра» (1893), «Таттва-вивека» (1893) һәм «Харинама-чинтамани» (1900) кебек дини трактатлар. 1886 елдан 1910 елга кадәр ул шулай ук Бенгаль телендә «Садджана-тошани» ай саен журналын нәшер иткән, ул аны бхадралоклар арасында Гаудия-вайшнавизмның дәгъвасының төп коралы дип кулланган. 1886 елда Кедарнатхның әдәби һәм рухи-фәлсәфи танылу билгесе итеп ул ат казанган «Бхактивинода» титулын алган — шул исем белән ул тарихка кереп калган. Бхактивинода актив рәвештә кайбер Гаудия-Вайшнавизм агымнарын тәнкыйтьләп чыккан, аларны ул апасампрадайялар дип санаган — Чайтаньяның тәгълиматын бозган еретик секталар. Ул шулай ук Маяпурда Чайтаньяның туу урынын ачу бәхетенә ия булган, аның инициативасы буенча анда гыйбадәтханә корылган булган. Бхактивинода нама-хатта дәгъвачылык программасын нигезләгән һәм аның белән җитәкчелек иткән, ул Бенгалиянең авыл һәм шәһәр районнарында Гаудия-вайшнавизм фәлсәфәсен һәм практикасын популяштырган. Нәкъ менә Бхактивинода Көнбатышта Чайтаньяның тәгълиматының беренче башлаучысы булган: 1880 елда ул рухи хезмәтләренең күчермәләрен Америка Кушма Штатларында Ральф Эмерсонга һәм Европага шәркыять белегече Райнхольд Ростка җибәргән, ә 1896 елда — рәт Америка, Канада һәм Австралия университет китапханәләренә «Чайтанья Махапрабху: Аның тормышы һәм тәгълиматы» китабын бүләк иткән. Башында Бхактивинода торган Гаудия-вайшнавизмның яңарышы Гаудия-матхка башлангыч биргән — бу Һиндстанда XX гасыр башының иң динамик миссионер хәрәкәтләренең берсе, аны Бхактивноданың улы һәм рухи варисы — Бхактисиддханта Сарасвати нигезләгән . 1966 елда Бхактисиддхантаның өйрәнчеге — Бхактиведанта Свами Прабхупада (1896—1977) — Америка Кушма Штатларында Гаудия-матхның тармагын нигезләгән — Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте (ИСККОН), ул Гаудия-вайшнавизмны бөтен дөнья буенча дәгъва иткән.
Бхактивинода Тхакур | |
---|---|
Туган телдә исем | туганда исеме Кедарнатх Датта |
Әйтелеш | |
Туган | 2 сентябрь 1838 Бирнагар[d], Бенгальское президентство[d], Индия под управлением Британской Ост-Индской компании[d], Британия империясе |
Үлгән | 23 июнь 1914 (75 яшь) Пури, Центральный дивизион[d], Бихар и Орисса[d], Британия Һиндстаны, Британия империясе |
Ватандашлыгы | Британия Һиндстаны |
Әлма-матер | Hindu School[d] |
Һөнәре | язучы |
Балалар | Бхактисиддханта Сарасвати Госвами Прабһупада |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Бхактивинода Тхакур, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.