Батайск (рус. Батайск) — Ростов өлкәсендәге шәһәр, Ростов өлкәсенең халык саны буенча алтынчы шәһәр.
Тындагы Ростовның иярчен шәһәре.
Батайск | |
рус. Батайск | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1769 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Батайский район[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Ростов өлкәсе |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны | 126 988 (1 октябрь 2021) |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 5 метр |
Кардәш шәһәр | Сремски-Карловси һәм Нови-Бечей |
Мәйдан | 77,68 км² |
Почта индексы | 346880–346884 |
Рәсми веб-сайт | батайск-официальный.рф |
Җирле телефон коды | 86354 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Батайск Викиҗыентыкта |
Халык саны — 111 856 кеше (2010).
Батайск атамасы «Батыйсу» исемле кече елга исеменнән чыккан.
Шәһәр Койсуг елгасында, Тындагы Ростовдан 15 километр көньяктарак урнашкан. Тимер һәм автомобил юллар төене.
1779—1780 елларда казаклар тарафыннан нигезләнә.
1925 елда шәһәр тибындагы бистә, ә 1938 елда — шәһәр статусы бирелә.
Бөек Ватан сугышы барышында (1942 елның 27 июле) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. 1943 елның 7 февралендә азат ителә.
1897 | 1926 | 1939 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~14 000 | ~23 000 | ~48 000 | 65 158 | 85 306 | 90 123 | 91 930 | 107 438 | 111 856 |
Милләт | 2002 | 2010 |
---|---|---|
руслар | 88,6% | 90,6% |
әрмәннәр | 2,9% | 2,5% |
украиннар | 2,3% | 1,5% |
кореялылар | 1,7% | 1,4% |
Монтаж әзерләнмәләре заводы, энергомеханика заводы, тимер-бетон күпер корылмалары заводы, кирпеч заводы. Җиңел һәм азык-төлек сәнәгатьләренең ширкәтләре.
Төзелеш җиһазларын ремонтлау, автокраннарны, автотагылмаларны җитештерү һәм ремонтлау ширкәтләре.
Батайск — Ростов сәнәгый төененең тимер юл йөкләрен сортлау үзәге. Россия көньягында металл ватыкларын җыя торган иң эре пункты.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Батайск, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.