Джаз (англ. jazz) —XIX гасыр ахырында - XX гасыр башында Африка һәм Европа мәдәниятләре синтезы нәтиҗәсендә килеп туган музыкаль сәнгать төре.
Джазның музыкаль теле төп үзенчәлеге булып импровизация, синкопир фигураларга нигезләнгән үткен һәм ритмик фактураны башкару алымнарының уникаль комплексы — свинг. Джазның алга таба үсеше джаз музыкантларнының һәм композиторларының яңа ритмик һәм гармоник модельләр үзләштерү хисабына барган.
Джаз | |
---|---|
Юнәлеш: | Джаз |
Чыганаклары: | Блюз һәм башка негр халык музыкасы |
Башлану вакыты һәм урыны: | 1910-еллар, Яңа Орлеан АКШ |
Чәчәк ату чоры: | 1930-еллар |
Асжанрлар: | Авангард джаз - Бибоп - Диксиленд - Классик джаз - Кул - Ладлы джаз - Латин Америкасы джазы - Афро-куба джазы - Свинг - Смус-джаз - Соул-джаз - Фри-джаз - Фьюжн - Хард-боп - M-Base - Third Stream |
Шулай ук кара: | Луи Армстронг |
Джаз формасын булдыручы чара булып импровизация, тавыш чыгаруның һәм интонация белән башкаруның академик булмаган ысуллары (blue notes, dirty tones, growl), полиметрия һәм полиритмия белән кушылган даими ритмик пульсация (beat) тора. Джазның төп стильләре: Яңа Орлеан (диксиленд), Чикаго, свинг, би-боп, кул, прогрессив, хард-боп, авангард (лад джаз, фри-джаз һ.б.), джаз-рок (фьюжн).
АКШның көньягында негр халкы арасында Көнбатыш Африка һәм Европа музыка мәдәниятләренең үзара йогынтысы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Иң борынгы тамырлары Африкада табыла. Африка музыкасы өчен бик катлаулы ритм хас, музыка һәрчак урында җитез таптанулар һәм кул-чабулаудан торган биюләр белән озатыла. Бу нигездә XIX гасыр ахырында башка бер музыкаль жанр - регтайм хасил була. Регтайм ритмнары блюз элементлары белән бергә джазга башлангыч бирәләр.
1940-елларда модерн-джаз чоры башлана. Яңа джаз стиле — Нью-Йоркта пәйда була, бибоп дип атала. Ул кызу темп һәм катлаулы импровизацияләр белән сыйфатлана. Артык кызу темпта Паркер һәм Гиллеспи исемле музыкантлар уйный башлый. Сәбәбе: алар язган көйләрне профессионал булмаган музыкантлар чат саен уйнап, дәрәҗәсен төшереп йөрмәсен өчен.
Джазның әлеге юнәлешенең атамасы «ри-боп» сүзеннән — шул стильдә башкару манерасынан килә. Алгы планга солист, аның индивидуальлеге һәм корал белән виртуоз эш итү чыгалар.
Джаз тарихы Яңа Орлеанда XX гасыр башында башлана. Ләкин аның чын чәчәк атуы 1920 нчы елларда, музыкант Луи Армстронг ның Яңа Орлеаннан китеп, Чикагода урнашуы белән бәйле. Аңа ияреп Яңа Орлеан джаз осталарының Нью-Йоркка миграциясе башлана. Чикагода төпләнгән Нью Орлеанчылар арасында пианиночы Арт Ходес, барабанчы Барретт Димс, кларнетчы Бенни Гудмен була. Ул заманда Чикаго тавыш яздыру үзәге булса, Нью-Йорк джазның төп концерт мәйданчыгына әйләнә, чөнки биредә иң билгеле клублар (Минтон Плейхаус, Коттон Клаб, Савой, Вилидж Вэнджуард) һәм иң зур сәхнәләр (3000 урынлы Карнеги-Холл кебек) урнашкан була.
Джаз-сәхнә ССРБ да 1920-елларда, АКШтагы чәчәк ату чорында пәйда була. Совет Россиясендә беренче джаз-оркестр Мәскәүдә 1922 елда, поэт, тәрҗемәче, биюче, театр әһеле В. Парнах тарафыннан оештырыла. Беренче совет джаз-бандлары модалы биюләр (фокстрот, чарльстон) башкаруда махсуслашкан.
Киң массаларда джаз киң популярлык 1930-елларда, экранга «Шаян егетләр» кинокомедиясе (1934, беренчел атамасы «Джаз-комедия») чыгуы белән бәйләнгән. Бу фильмда киноактер һәм җырчы Л.Утесов һәм быргычы Я.Скоморовский җитәкләгән Ленинград ансамбле катнаша, саундтрекны И. Дунаевский язган.
Совет джазына зур өлешне Эдди Рознер — композитор, музыкант һәм оркестр оештыручы керткән. Үз карьерасын Германия, Польшада башлаган Рознер ССРБга күчеп килә. 1930-40 еллардан сакланып калган бердәнбер коллектив — ул Олег Лундстрем оркестры. Әлеге биг-бэнд Кытайдагы рус диаспорасының иң яхшы джаз ансамбле булып тора, 1935—1947 елларда Кытайда чыгышлар ясый.
Джаз сәнгатьнең алга таба үсеше зур оркестрлар (биг-бэнд) һәм төрле кинотеатр, рестораннарда, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә, бию мәйданчыкларында эшләүче кече ансамбльләр иҗатына бәйле.
Казанда һәм Татарстанда джаз-музыкасының пәйда булуы Олег Лундстрем оркестрының 1947 елда тулы составта, гаиләләре белән Шанхай шәһәреннән ССРБга күченүе белән бәйле. Музыкантларга Казанда торырга рөхсәт ителә, аларны консерватория булу җәлеп итә..
Лундстрем оркестры Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән хезмәттәшлек итә, бу вакытта филармониянең җитәкчесе А. Ключарев джаз оркестрына бик булыша һәм эзәрлекләүдән коткара.
Ключарев тәкъдиме буенча О. Лундстрем татар халык җырларының джаз юрамаларын иҗат итә.
1950 елда Лундстрем джаз оркестры татар композиторларының пьесаларын джазча эшкәртә, һәм бу вариантлар тагы дан казана, татар музыкаль сәнгатенә зур өлеш кертә.
1950 елда Лундстрем оркестры (биг-бэнд) Мәскәүгә китәргә рөхсәт ала, Казанда калган музыкантлар яңа джаз оркестрын нигезли.
Беренче джаз оркестры татар сәнгатенә йогынты ясаган, күп татар композиторлары джаз стилендә иҗат итә башлый, аларның җырлары бик популяр кала бирә, мисал итеп мәшһүр җыр "Эзләдем, бәгърем, сине" (З.Хәбибуллин, Ә.Ерикәй) китереп була.
2007 елдан Казанда ел саен "Сандецкий утарында Jazz" дигән фестиваль үткәрелә. 2015 елда "Jazz-утары" дигән халыкара фестиваль беренче тапкыр Казанның Меңьеллык паркында узды
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Джаз, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.