Өчпочмак — бер турыда ятмаучы өч ноктадан һәм шул нокталарны парлаштырып тоташтыручы өч кисемтәдән торучы геометрик фигура.
Өчпочмак – өч очка (почмакка) ия булган иң гади күппочмаклык булып тора, башкача әйткәндә, өч нокта белән һәм аларны тоташтыручы кисемтәләр белән чикләнгән яссылыкның бер кисәге. Бу кисемтәләр - өчпочмакның яклары дип йөртелә. A, B һәм C очлары булган өчпочмак рәвешендә билгеләнә. Өчпочмакның биеклеге – өчпочмакның түбәсенә каршы ятучы як урнашкан турыга төшерелгән перпендикуляр. Өчпочмакның медианасы – өчпочмакның түбәсен каршы ятучы якның уртасы белән тоташтыручы кисемтә.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Өчпочмак | |
Әүвәлгесе | икепочмак[d] һәм кисемтә |
---|---|
Киләсе | дүртпочмак[d] һәм Тетраэдр |
Имеет вершинную фигуру | кисемтә |
Грань политопа | кабырга[d] |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Математика[d] |
Берләшмәләре | исемлекне карагыз[d] |
Өчпочмак Викиҗыентыкта |
Өчпочмакның почмаклары суммасы 180 градуска ка тигез.
Өчпочмакның бер ягы дәвам ителсә, тышкы почмак (BCD) барлыкка килә. Ул өчпочмакның C почмагы (ACB) белән чиктәш булып тора. Өчпочмакның тышкы почмагы аның белән чиктәш булмаган эчке почмакларының суммасына тигез.
Өчпочмакның һәрбер ягы аның башка ике ягы суммасыннан кечерәк. Өчпочмакның һәрбер ягы аның башка ике ягы аермасыннан зуррак.
Теләсә кайсы өчпочмакта зуррак якка каршы зуррак почмак ята; тигез якларга каршы тигез почмаклар ята.
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Triangle (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз. |
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Треугольник (рус.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Өчпочмак, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.