Әхмәт Гарифуллин: Россия ислам эшлеклесе

Әхмәт Гарифуллин (Әхмәт хәзрәт Гарифуллин, дөньяда Гарифуллин Артур Сирен улы; 1986 елның 24 марты, Магдебург, Алмания) — Россия ислам эшлеклесе, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте составындагы Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Югары мөфтиенең Ерак Көнчыгыштагы тулы вәкаләтле вәкиле.

Әхмәт Гарифуллин
Әхмәт Гарифуллин: Россия ислам эшлеклесе
Туган телдә исем Əхмəт Хəзрəт Гарифуллин
Туган 24 март 1986(1986-03-24) (38 яшь)
Магдебург, Демократик Алмания Җөмһүрияте
Ватандашлыгы Әхмәт Гарифуллин: Россия ислам эшлеклесе Россия

Әхмәт Гарифуллин: Россия ислам эшлеклесе Әхмәт Гарифуллин Викиҗыентыкта

Тормыш юлы

Әхмәд Хәзрәт 1986 елның 24 мартында Магдебург шәһәрендә татар гаиләсендә туа. Аның әтисе анда Совет Армиясендә хезмәт иткән була. Әтисе, Гарифуллин Сирен Сәхибулла улы — хәрби, әнисе, Гарифуллина Рима Миргабетдин кызы офицер ашханәсендә эшләгән.

1989 елда аның гаиләсе Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәренә күченә, анда 10 нчы урта мәктәптә башлангыч белем ала. Яшь чагында грек-рим көрәше белән мавыга һәм 2001 елда спорт мастерлыгына кандидат исемен ала.

Дини белемне Октябрьский шәһәрендә, Ислам институты каршында ук ала башлаган, 2003 елда аннан Истанбулга укырга җибәрелә. 2007 елда, укуын тәмамлап, Россиягә әйләнеп кайта һәм яңадан аттестация узгач, Россия ислам университетының өченче курсына укырга керә. 2011 елда аны уңышлы тәмамлый. Шулай ук 2007 елда Мәскәү юриспруденция институтына укырга керә, аны 2013 елда тәмамлый.

2007 ел ахырында Мәскәүдә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте резиденциясендә имам булып эшли башлый.

2009 ел башында Россия Югары мөфтие боерыгы белән Уфада «Лалә-Тюльпан» җәмигъ мәчете Имам-хатыйбы итеп билгеләнә. Бер елдан соң, шулай ук Россия ислам университетында укыта башлый һәм 2011 елдан Россия ислам университетының теология-педагогика факультеты деканы вазыйфасына керешә. Бу вазыйфада 2014 елның маена кадәр эшли.

2013 ел ахырында Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетына «персоналның һөнәри үсеше технологиясе» белгечлеге буенча Һөнәри белем һәм мәгълүмати технологияләр институтына магистратурага укырга керә, аны 2016 елда уңышлы тәмамлый.

2014 елның маенда Югары мөфти боерыгы белән Ерак Көнчыгышта Югары мөфтинең тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнә.

2015 елның май аенда Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте составында Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп билгеләнә.

II состав Хабаровск крае Иҗтимагый палатасы әгъзасы (июнь 2014 — июнь 2016). III состав Хабаровск крае Иҗтимагый палатасы әгъзасы (июнь 2016 — июнь 2018).

Гаилә

Өйләнгән, ике ул тәрбияли — Салават һәм Сөләйман.

Искәрмәләр

Tags:

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Тандер-БейEndi WarholСтоунволл (Техас)КүмерсуларСан Вито-Черето (Маса-Карара)Алинә КәримоваИльмира НәгыймоваXXVII гасыр (б. э. к.)ТепикХолмат ОдиловБеларусияBarionОлег Кинҗәгулов114-нче мәктәп (Казан)Беренче бөтендөнья сугышыГөлнур АйзатЭджворт (Пенсильвания)Велби (Колорадо)Зөһрә СәхәбиеваВоткинс (Колорадо)Гарәп ВикипедиясеИсландияҺиндстанАйдар ТимербаевАк юл (журнал, 1913)Титан (иярчен)Матбугат.руРоссия ватандашлар сугышы20 майСБКФ ҮКГаудия-вайшнавизм26 мартРус ВикипедиясеWikiЗифа НагаеваДүшәнбеАлтын УрдаАсексуальлекTatar isemnäreТуберкулёзФольгосо-де-Каурель1742 елFMO4Җәмгыяви төркемнәр бәйрәмнәреБрэдли КуперРуслан АбдулнасыровНахуатль телеБөек Ватан сугышыЕвгений ЕкомасовШипииЯстү намазыКәүсәр сүрәсеВолтем (Массачусетс)Сан-Сиприан-де-ВиньясБронхиаль астмаВасилий КандинскийЧәчәкләрАк чәчәкләр (фильм, 2015)ЛиванИделҖәмил БаймурзинРумынияСергей СкрябинРемьянкур🡆 More