Әнвәр Кәримов урамы (рус. улица Анвара Каримова) — Казанның Мәскәү районындагы кечкенә урам.
Гагарин урамы белән Академик Королёв урамнары арасында урнашкан. Бөек Ватан сугышында катнашкан 1нче класслы хәрби очучы-сынаучы, полковник Әнвәр Кәримов (1921-1961) исемен йөртә. Почта индексы 420039.
Озынлык | 0,2 km |
---|---|
Төбәк | Татарстан |
Шәһәр | Казан |
Элекке исемнәре 4нче Союз урамы (1920-елларның уртасыннан 2005 елга кадәр), 3нче Удел урамы (1920-елларның уртасына кадәр).
2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән урам исеме Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби очучы-сынаучы, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән, 1961 елда ракета йөртүче очкычны сынаганда һәлак булган Әнвәр Ибраһим улы Кәримов (1921-1961) истәлегенә Әнвәр Кәримов урамы итеп үзгәртелгән.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Әнвәр Кәримов урамы (Казан), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.