Эрика Акселевна Салумяэ (эст.
ССРБның атказанган спорт мастеры (1987).
Эрика Салумяэ | |
---|---|
Туган телдә исем | эст. Erika Salumäe |
Туган | 11 июнь 1962 (61 яшь) Пәрну |
Ватандашлыгы | Эстония СССР |
Һөнәре | вилаузышчы, сәясәтче |
Эрикадан туган вакытта чын әнисе баш тарта һәм кызны Эльва шәһәренең балалар йортына җибәрәләр. Аңа җиде яшь булганда, аны тәрбиягә кызлыкка алалар. Эрика гуманитар юнәлешле мәктәптә укый, шигырьләр яза, әдәби олимпиадаларда җиңүче һәм призёр була. Җиңел атлетика, баскетбол, тимераякта шуу спорты (хәтта Эстон ССР чемпионы да була) белән шөгыльләнә. Параллель рәвештә музыка мәктәбенә йөри, әмма 18 яшендә спорт карьерасына өстенлек бирә. 1980 елда велоспорт белән шөгыльләнә башлый: тренер Юри Кальмус, велоспортны Олимпия уеннарына кертү турында хәбәр итеп, күнегүләрне башларга тәкъдим итә. Яз көне Латвиядә беренче ярышлар уза, анда Эрика үзенең беренче җиңүен яулый.
ССРБ беренчелекләренең берсендә спринтта, эзәрлекләүдә һәм төркем ярышларында җиңгәннән соң Эрика тренер Станислав Соловьёв белән очраша, ул Эрикага Таллиннга күчәргә һәм треклы велоспорт белән шөгыльләнергә тәкъдим итә. Ир-атлар белән күнегүләр ясый башлый (ул вакытта хатын-кызлар Эстониядә трек велоспорты белән шөгыльләнмәгәннәр). Тренер Владимир Леонов белән аралашканда вакытнын Мәскәүдә үткәрә. ССРБ беренчелегендә Галина Цареваны җиңү Эрикага 1983 елгы Универсиадага юл ача (ул чакта Эрика беренче тапкыр чит илгә чыга, анда үзенең беренче дөнья рекордын куя һәм спринтта җиңә). ССРБ беренчелеге кысаларында ул «Калев» һәм «Динамо» Таллинн командалары өчен чыгыш ясый.
1987 елдан 1989 елга кадәр Эрика халыкара ярышларда өч алтын медаль яулый: икесе Дөнья чемпионатларында һәм берсе Сеулда узган Олимпия уеннарында. Мондый уңыштан соң арыганлык чоры була, әмма Эрика спорттан китми һәм карьерасын дәвам итә, ул Барселонада икенче Олимпия уеннары алтынын яулый (икесендә дә Эрика немец спортчыларын җиңә). Үзенең истәлекләре буенча, аны олимпия чемпионы буларак тантаналы рәвештә Таллинның шәһәр ратушасы янында каршы алалар. Шунысын да кызыклы, Эрика авыру сәбәпле (ике ай дәвамында ул дәвалау курсы узган) Барселонадагы Олимпия уеннарына бармыйча кала алган, әмма спринтер өчен тизлексезлектә көчсезлек тактик йөрешләр белән компенсацияләнә, бу исә спортчы кызга Олимпия уеннары алтынын китерә (ССРБ таркалганнан соң бәйсез Эстония өчен беренче).
Еллар узгач, Эриканың сәламәтлеге начарлана бара (аны 7 тапкыр операция ясыйлар), һәм алман табиблары аңа спорттан китәргә киңәш итә, әмма ул элек Атлантадагы Олимпия уеннарында катнашырга вәгъдә биргән була. Анда Эстония узышчысы алтынчы урынны ала. 1995 елгы Дөнья чемпионатының бакыр медале аның соңгы медале була. Олимпия уеннарыннан соң Эрика озак уйланганнан соң велоузышчы карьерасын тәмамлый.
Үзенең эшчәнлеге өчен Эстония Кызыл Тәре ордены белән бүләкләнә. Эстония Олимпия комитетының мактаулы әгъзасы.
2008 елда «Йолдызлар белән биюләр» тапшыруының эстон версиясенең өченче сезонында катнаша, партнёры белән сигез пар арасында җиденче урынны ала.
XX гасыр Эстониянең 100 бөек эшлеклесе (1999) язма һәм онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча төзелгән исемлеккә керә.
Хобби — музыка һәм уку. Сирли исемле кызы бар. Эрика Испаниядә 2010 елдан бирле яши, бизнес белән шөгыльләнә. «Исән калырга» (эст. Jääda ellu) дип аталган автобиография язган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Эрика Салумяэ, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.