Шәнгә

Шәнгә — бик борынгы ашамлык, аны бигрәк тә Себер татарлары яратып әзерли, руслар да пешерә.

Шәнгә ачык пәрәмәч рәвешендә була, тик аның кырыйларын күтәреп бөрмиләр. Шәнгәне арыш һәм бодай оныннан, күбрәк чүпрә белән изгән ачы камырдан пешерәләр. Ул төрле зурлыкта - чынаяк тәлинкәсе кадәр дә, бөтен таба кадәр дә була. Шәнгәне бәрәңге, эремчек, киндер орлыгы, кишер, чөгендер белән пешерәләр.

Бәрәңге шәнгәсе

Ачы камырны, 80-100 г лы кисәкләргә бүлеп, бармак калынлыгында чынаяк тәлинкәсе кадәр җәяләр, майланган калайга бер-берсенә тиеп тормаслык итеп тезеп кабарталар. Бәрәңгене әрчеп, юып тозлы суда пешерәләр, суын агызып, төерләр калмаслык итеп төяләр, кайнар сөт, йомырка салалар, тоз өстиләр. Бәрәңге үзле, йомшак булырга, таралып тормаска тиеш.

Камыр кабаргач, бәрәңгене, җылы килеш, камырга салып тигезләп ягалар һәм, өстенә сөткә тугланган йомырка сарысы сөртеп, мичкә тыгалар. Шәнгә 20-25 минут пешә. Мичтән алгач, өстен сары май белән майлыйлар, каплап 5-10 минут тоталар, зур булса, кисеп табынга чыгаралар. Шәнгәне чәй янында майга манып ашыйлар, каймак белән бирсәң дә ярый.

1 шәнгәгә: 80-100 г камыр, 80 г бәрәңге, 20 г сөт, 1/4 йомырка, тоз, майларга 5 г май.

Эремчек шәнгәсе

Эремчек шәнгәсен дә, бәрәңге шәнгәсе кебек үк, ачы камырдан ясыйлар.

Башта эремчекнең суын саркытып, агач кашык белән баскалап, иләк аша уздыралар, йомырка сытып, шикәр комы, май, ванилин салып, яхшылап болгаталар һәм камыр өстенә ягалар. Ясап бетергәч, шәнгә өстенә сөткә тугланган йомырка сарысы сөртеп, мичкә тыгалар. Ул 20-25 минут пешә. Мичтән алгач, сары май белән майлыйлар. Шәнгә янына каймак яисә май куялар.

1 шәнгәгә: 80-100 г камыр, 50 г эремчек, 1/3 йомырка, 10 г шикәр комы, 10 г май, ванилин, тоз.

Чыганак

Татар халык ашлары. Ю.Ә.Әхмәтҗанов Казан "Раннур" нәшрияты 1999 ел.

Сылтамалар

Tags:

Шәнгә Бәрәңге шәнгәсеШәнгә Эремчек шәнгәсеШәнгә ЧыганакШәнгә СылтамаларШәнгәСебер татарлары

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

КолиняниАКШАрмунья-де-АльмансораIC 2060СъеницаҖамалетдин ӘфганиКазаньхимстройНельсон (Нью-Гэмпшир)Казан-Бөгелмә тимер юлыЛас-ГабьясРадик ГалиәкбәровVk.comGeografik koordinatalarКоми телеФердинанд СәлаховВикипедияләр исемлегеАндрей ГеймКостанайӘстерхан өлкәсеГабдулла ТукайКорбара (Франция)АнглесолаВотертаун (Көньяк Дакота)Уайт (округ, Арканзас)Викиханә817 ел21-нче механикалаштырылган корпусМарциУкраина Православ ЧиркәвеЗөлфәт Хәким1 мартРоссия ФедерациясеРөстәм МөхәммәдиевКлиффорд ШаллЗапорожье СечеЕгатЗәкия АрыслановаАныклагычӘстерханУмочьПрадалунгаTЗөлфирә ЗариповаКосентайнаКам (Югары Пфальц)Хуҗаш тимер юл разъезды бистәсеФевраль инкыйлабыNGC 1614Әхмәтзәки ВәлидиИлсөя БәдретдиноваАмейе-сюр-ОрнСен-Жерме-де-ФлиМарат Яруллин660 ел (б. э. к.)Илмирә ЗариповаГилфорд (Нью-Гэмпшир)ИкътисадМенандрТогучинСен-Бре (Эро)Мәрзия ДавытоваЭджворт (Пенсильвания)Монторьоль (Тарн)Шиви-лез-ЭтувельВикимедиа ФондыОртан (Чамлыхемшин)🡆 More