Фәтхи Бурнаш: татар совет драматургы, шагыйре һәм прозаигы

Фәтхи Бурнаш, тулы исеме Фәтхелислам Закир улы Бурнашев (1898 — 1942) — күренекле татар шагыйре, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе, тәрҗемәче.

Фәтхи Бурнаш
Фәтхи Бурнаш: татар совет драматургы, шагыйре һәм прозаигы
Туган телдә исем Фәтхелислам Закир улы Бурнашев
Туган 13 гыйнвар 1898(1898-01-13)
Чуашстанның Батыр районы Кыр Бикшеге авылы
Үлгән 1 август 1942(1942-08-01) (44 яшь)
билгесез
Яшәгән урын
Милләт татар
Әлма-матер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
Һөнәре шагыйрь, драматург, публицист, тәрҗемәче
Эш бирүче «Кызыл Армия»
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Ул 1898 елның 13 гыйнварында элекке Сембер губернасының Буа өязе (хәзерге Чуашстанның Батыр районы) Кыр Бикшеге авылында мулла гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, 1907 елда әтисе аны Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә урнаштыра. Күпчелек шәкертләр кебек үк, Фәтхелислам да мәдрәсәнең югары классларында үз көнен үзе күреп укый: җәйләрен казакъ далаларында мөгаллимлек итә яки Мәкәрҗәгә барып, көнлекче эшләрдә йөри, 1916 елда ул «Мөхәммәдия»не бөтенләй ташлап чыга һәм, үзлегеннән хәзерләнеп, дүрт класс гимназия программасы күләмендә рус теленнән имтихан тота.

Октябрь инкыйлабыннан соң Үзәк мөселман хәрби коллегиясе органы «Кызыл Армия» газетасының мөхәррире булып эшли.

1920-30 елларда аның драма әсәрләре татар сәхнәсеннән төшми, тамашачылар арасында искиткеч популярлык казана.

1940 елны кулга алына, 10 елга хөкем ителә. 1942 елда атып үтерелә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Tags:

1898 ел1942 елДраматургТатарШагыйрьӘдәбият

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

АфинаУкраинаYuriy ŞevçukҖомга көн кич белән (әсәр)МетрИскәндәр НасыйровТөрекләрСу басуХокукӘфганстанРоберт МиңнуллинМари ИлТеатр6 майТатар милли орнаментларыИнглиз ВикипедиясеМултан (платформа)Юха-кызБаулы районыТатар телеРауза ХәйретдиноваXalıqara ğälämi stantsiäКоми телеМәрьям АрслановаРус телеБәйлекләрАнглияПровинцияУфаAleksandriä mayagıТатар шагыйрьләреБорис ГафуровХатын-кыз күкрәгеНептун (планета)Зур Шартлау«Шәһри Казан» газетасыIBMМичиган университетыИльяс ИсмәгыйлевКурск сугышы24 апрельКызылурдаРумыния16 апрельКытай ВикипедиясеСанкт-Петербург татар медиафорумыЗ​д​е​с​ь и с​е​й​ч​а​сШүрәле (поэма)Eva ElfieИнформатикаКүрдчүLui ArmstrongTatarstanАлынмаӘдәби марафонФотографияНәүрүзТимур Сөләйманов (1987)Төрки халыкларВертуВакыйф НуруллинАстрономияМәчеТатар милли киемнәре🡆 More